Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскидагы протест чарасына 100 меңләп кеше җыелды


Минскидагы протест чарасы, 23 август 2020
Минскидагы протест чарасы, 23 август 2020

Дөньяның башка илләрендә дә Беларус оппозициясенә теләктәшлек чаралары узды.

23 августта Минскида, Беларусның башка шәһәрләрендә һәм дөньяның төрле илләрендә президент Александр Лукашенконың вазифадан китүен һәм президент сайлаудан соң протест чараларында тоткарланганнарны азат итүне таләп итеп урам җыеннары узды. Минскидагы урам йөрешендә һәм җыенда йөз меңләп кеше катнашты. Кичен көчле яңгыр башлану сәбәпле халык таралырга мәҗбүр булды.

Кичен интернетта Лукашенконың боралак белән башкала үзәгендәге Бәйсезлек сараена кулына Калашников автоматы тотып килүен сурәтләүче видеолар таралды.

Лукашенко үзен саклаучыларга рәхмәт белдерде һәм "Без алар белән хәлләрне ачыклаячакбыз", дип белдерде.

Мәскәүдә Беларус илчелеге янындагы протест чарасына җыелган 150ләп кешенең кимендә 11е тоткарлануы хәбәр ителә. Илчелек янына җыелганнар Минскидагы демонстрациячеләргә теләктәшлек белдерде.

Мәскәүдәге Беларус илчелеге янында
Мәскәүдәге Беларус илчелеге янында

Беларуста сайлау хәрәмләшүләр белән узды дип протест белдерүчеләргә теләктәшлек җыеннары бүген дөньяның башка илләрендә дә узды.

9 августтан бирле Беларуста киңкүләм протест чаралары үтә. Протестлар президент сайлавында Александр Лукашенко җиңүе игълан ителгәч башланды. Оппозиция сайлауда Тихановская җиңгәнен игълан итте. Бәйсез экзит-поллар сайлауда зур аерма белән оппозицион намзәт Светлана Тихановская җиңүен күрсәтте.

XS
SM
MD
LG