Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австрия Русия дипломатын шымчылык өчен илдән җибәрә


Русия вәкиле озак еллар сәнәгать өлкәсендә шымчылык иткән диелә. Бу эш буенча мәхкәмә булса да, русияле үзенең дипломатлык статусына сылтанып җавапка тартылудан котылган.

Австрия шымчылык белән шөгыльләнгәне өчен Русия дипломатын нон грата шәхес дип игълан иткән. Русияле 1 сентябрьгә кадәр илдән чыгып китәргә тиеш диелә. Бу турыда Kronen Zeitung хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, русияле Австрия кешесе белән берлектә озак еллар дәвамында сәнәгать өлкәсендә шымчылык белән шөгыльләнгән. Бу эш нигезендә тикшерү һәм мәхкәмә булса да, русияле үзенең дипломат статусына сылтанып нинди дә булса шаһитнамәләр бирүдән баш тарткан.

Австрия тышкы эшләр министрлыгы дипломатның илдән җибәреләчәген раслаган. “Мин Русия дипломаты илдән җибәреләчәген раслый алам. Аның гамәлләре дипломатик багланышлар турындагы Вена килешүен боза” дигән министрлыкның рәсми вәкиле Клаудиа Тюрчер.

Соңгы елларда дөньяның берничә иле Русия дипломатларын шымчылык белән бәйле эшләр нигезендә илдән җибәрде. Гадәттә Кремль моңа җавап итеп ул илләрнең дә дипломатларын кайтарып җибәрә.

Июньдә Чехия Русиянең ике дипломатын илдән җибәргән иде. Алар ялган мәгълүмат тараткан диелде. Моңа җавап итеп Русия Чехиянең ике дипломатын нон грата шәхесләр дип игълан итте.

XS
SM
MD
LG