Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Курск" фаҗигасенә 20 ел. Кешеләрне юату бик авыр булды"


Рамил Беляев Видяевода
Рамил Беляев Видяевода

"Курск" су асты көймәсе һәлакәтенә 20 ел булды. Фаҗигале төстә батып үлгән хәрбиләрнең туганнарына рухи ярдәм күрсәтер өчен Видяевога барган руханилар арасында Коломна имамы Рамил Беляев та була. Рамил хәзрәт белән шул вакыйгаларны искә алдык.

Моннан 20 ел элек Баренц диңгезендә Североморскидан 175 км ераклыкта "Курск" К-141 атом су асты көймәсе батты. 12 августта 108 метр тирәнлектә көймәдә шартлау булганнан соң ул диңгез төбеннән күтәрелә алмады.

Көймәне эзләү эшләре казадан соң икенче көнне иртән генә башланды. Британия һәм Норвегия флотлары ярдәм тәкъдим итсә дә, Русия беренче мәлләрдә нинди дә булса ярдәм алудан баш тартып килде. Көймәдәге 118 хәрбинең барысы да һәлак булды. Русия рәсмиләре көймәдәгеләрнең күпчелеге шартлаудан соң беренче минутларда ук үлгән дип белдерде. Әмма 21 августта Норвегия су асты белгечләре ярдәмендә көймәне ачканнан соң, аның тугызынчы бүлегендә, турбина залында 24 кешенең үле гәүдәсе табылды.

Норвегиянең Seaway Eagle көймәсенә эзләү эшләренә кушылуны 20 августта гына рөхсәт иттеләр. Икенче көнне алар "Курск"ның коткару люгын ача алды. Үле гәүдәләр янында капитан-лейтенант Дмитрий Колесниковның язуы да табылды. Ул анда шартлаудан соң исән калган 23 диңгезченең исемнәрен китергән. Колесников көймәдәгеләрнең коткару люгын ача алмагач, көймә корпусына шакып, SOS хәбәре җибәргәннәрен яза. "Петр Великий" корабы бу сигналларны ишетә, ләкин башка су асты көймәсенеке дип уйлый. Медицина тикшерүе бу матросларның шартлаудан соң да 7-8 сәгать дәвамында исән булганлыгын күрсәтә. Аларның суларга һава калмыйча, ис тиеп үлгәнлеге ачыклана. Көймәдәгеләрнең берсе, капитан-лейтенант Рәшид Аряпов та язу калдырган, әмма бу язуның эчтәлеге һаман да сер итеп саклана.

Фаҗига турында 12 августта ук билгеле булуга карамастан, Русия президенты Владимир Путин ялын өзмәде, аннан кайтып диңгезчеләр гаиләләре белән 22 августта гына очрашты. Һәлак булган хәрбиләрнең туганнары аны булдыксызлыкта гаепләде. АКШ журналисты Ларри Кинг белән әңгәмә вакытында "Курскига ни булды?" дигән сорауга Путин елмаеп "Ул батты" дип җавап бирде.

2001 елның октябрендә "Курск" көймәсен диңгез төбеннән күтәрәләр. 2000 елның 23 августында ачылган җинаять эше 2002 ел августында туктатыла. Ел ярым узгач, 2002 елның мартында, көймәдә һәлак булган 115 диңгезченең шәхесләре тәгаенләнә. Матрослар Дмитрий Котков һәм Иван Нефедковның, "Дагдизель" ширкәте баш белгече Мамед Гаджиевның гәүдәләре табылмый.

Һәлак булучылар саны ягыннан "Курск" су асты көймәсе казасы Русия һәм совет су асты флотының сугыштан соңгы тарихында иң зур фаҗига булып санала.

Һәлак булган 118 хәрбинең алтысы татар-башкорт егетләре була, бишесе Башкортстаннан. Болар Рәшид Аряпов, Роберт Гесслер, Рәшид Зөбәйдуллин, Фәнис Ишморадов, Наил Хафизов һәм Салават Янсапов.

"Курск" атом су асты көймәсе базасы Мурмански өлкәсенең Видяево шәһәрендә урнашкан иде. Хәзер Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы, ул вакытта Мәскәү өлкәсе Коломна шәһәренең мөселман җәмәгате имамы Рамил Беляев фаҗигале төстә батып үлгәннәрнең туганнарына рухи ярдәм күрсәтер өчен Видяевога барган булган. Рамил хәзрәт бу сәфәре турында истәлекләрен Азатлыкка сөйләде.

Рамил Беляев сулда
Рамил Беляев сулда

— Бу сәфәр ничек килеп чыкты? Үзегез әлеге фаҗига турында ничек белдегез, каян ишеттегез?

— Нәкъ 20 ел элек ул көннәрне мин Мәскәү шәһәрендә, ул вакытта Русиянең Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәтендә (бүген Русия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте – ред.) эшли идем. Ул елны мин Мәскәү югары ислам көллиятен тәмамлап, Коломна шәһәре мәчетенә имам итеп билгеләндем. Шунда эшләп йөргәндә август урталарында шушы вакыйгалар булганнан соң, җитәкчем мөфти Равил Гайнетдин мине үз янына чакырып алды да, "Рамил хәзрәт, мин Мурмански өлкәсе, Видяево авылына психологик ярдәм күрсәтер өчен бер имамны җибәрергә уйладым. Синең мөмкинлегең бармы?" дип сорады.

Әлбәттә, мин барам, дип җавап кайтардым һәм сәфәргә җыена башладым. Миңа билетлар биреп, командировочный акча тапшырып, Мурмански шәһәренә җибәрделәр. Мин 19 августта юлга чыгып киттем.

— Анда килгәч, нинди хисләр кичердегез?

— Анда киткән вакытта, мин кая барганымны һәм кем белән очрашуымны бик аңлап өлгермәгән идем. Бар белгәнем: илдә зур бер фаҗига булган, ул фаҗигага юлыккан кешеләрне барып юатырга кирәк. Алар белән сөйләшергә, дини ярдәм бирергә кирәк дип күзалладым. Урыс православ чиркәве анда баштан ук үз кешесен җибәргән иде. Әлбәттә, мөселманнардан да кем булса да булырга тиешлеге аңлашыла иде һәм диния нәзарәте тарафыннан ул гамәл башкарылды.

— Видяевода ул көннәрдә кешеләрнең кәефләре ничек иде? Фаҗига булганы сизелә идеме?

— Мурмански шәһәренә барып җиткәннән соң, андагы дини оешманың җитәкчесе Сәгыйдулла Байдельдинов мине каршы алды, без аның өендә кундык. Шуннан аның белән бергә Видяево авылына юл тоттык.

Билгеле, ул хәрби урын булганга, анда болай гына кереп булмады. Рөхсәт кәгазьләрен алып, чикләрне узарга туры килде. Бик җентекләп паспортларны тикшерделәр. Бер җирдә, документларыгыз җитми дип, безне кире кайтардылар. Документларны эшләтеп, яңадан чикләрне узарга туры килде. Бик җиңел мәсьәлә булмады ул. Әмма Аллага шөкер, без Видяевога барыбер барып җиттек һәм турыдан-туры андагы гаскәр башлыгының кабинетына кердек.

Иң беренче булып мин, бу баткан көймәдә ничә мөселман егете бар, дип сорадым, һәм алар кайсы яклардан дип кызыксындым. Миңа исемлек бирделәр, анда мөселманнар гына түгел, су астында һәлакәткә очраган диңгезчеләрнең барысының да исемнәре бар иде.

Мин исемлек белән танышкач, исем-фамилиясе мөселманныкына охшаган кешеләрне үземә билгеләдем. Минем исемлектә унбер кеше иде. Аларның бер өлеше Башкортстаннан татар һәм башкорт егетләре, башка төбәкләрдән дә берничә татар егете бар иде. Дагыстаннан да кешеләр бар иде дип хәтерлим.

— Батып үлүчеләр арасында татарлар да бар иде, әйе. Сез аларның гаиләләре белән аерым очраштыгызмы?

— Әйе, шушы исемлек белән без аларның Видяевода урнашкан фатирларына бардык. Шушы фатирларда яшәгән туганнары белән күрешергә туры килде.

Рамил Беляев Видяевода корбаннарның туганнары белән очраша
Рамил Беляев Видяевода корбаннарның туганнары белән очраша

— Аларга нинди психологик ярдәм кирәк иде?

— Алар белән күрешү җиңел мәсьәлә түгел иде, чөнки кайберләренең әти-әниләре килгән, кайберәүләрнең хатыннары өйдә иде, шунда үк балалары йөгереп йөри. Ульян өлкәсеннән булган Рәшид Аряповның хатыны Хәлимә бала көтә иде. Аның белән сөйләшү дә бик авыр булды, чөнки анда мин үзем дә әле егет кенә, әле генә дини белем алып укып бетергән, минем андый тәҗрибәм юк иде. Ләкин аңа карамастан, килгәч, Коръәннәр укып, мөмкин булганча юатырга тырышып, алар белән сөйләштем.

— Сезгә ул вакытта ничә яшь иде?

— Миңа 22 яшь иде.

— Кайгыга баткан кешеләрне нинди сүзләр белән юаттыгыз?

— Коръән укып, аларны тыңлап һәм дини вәгазь сөйләп юаттым. Кайбер чакта үземнең дә күзләремә яшьләр килеп, елаган чаклар да булды.

— Туганнары белән сөйләшкәннән соң алга таба нишләдегез?

— Туганнары белән сөйләшкәннән соң безне "Свирь" исемле бер көймәгә урнаштырдылар. Анда безнең ял итәр урыннарыбыз бар иде, без шунда кундык. Берничә кешегә бер каюта иде, миңа бер хәрби журналист белән бер каютада кунарга туры килде.

Аннары безне "Воронеж" исемле су асты көймәсенә алып керделәр, аның эчен күрсәттеләр. Төзелеше белән ул "Курск"ның игезәге дип әйтеп була. Аннан безгә икенче көнне ачык диңгезгә чыгачагыбызны әйттеләр. Диңгезгә чыгып, диңгез өстенә үлгәннәр хөрмәтенә чәчәкләр салу чарасы булачак иде. Шулай итеп, икенче көнне без "Петр Великий" крейсерында диңгезгә чыктык, безнең белән диңгезчеләрнең туганнары, дуслары, психологлар һәм әлбәттә хәрбиләр бар иде.

"Петр Великий" крейсерында корбаннарны искә алу чарасы
"Петр Великий" крейсерында корбаннарны искә алу чарасы
Диңгезгә чыккач, бераз икеләнеп калдым, нишләргә – Коръән аятьләрен укыргамы, әллә җеназа намазынмы?

Диңгезгә чыккач, бераз икеләнеп калдым, нишләргә – Коръән аятьләрен укыргамы, әллә җеназа намазынмы? Кызганыч, Диния нәзарәтенә шалтыратып карасам да, диңгездән туры элемтә булмады. Ләкин бераз уйлагач, яшь башым белән шундый карарга килдем: монда Коръән аятьләрен укыйбыз, ә инде мөфти-хәзрәткә исемнәрне тапшырып, мәчетләрдә җеназа намазларын укытырбыз дип уйладым. Шулай итеп, диңгездә булган вакытта мәрхүмнәрнең рухларын яд итеп Коръән укылды һәм догалар кылынды, ул мизгелләрне Русиянең үзәк телевидениесе дә күрсәтте.

Аннары аерым бер бүлмәдә безгә мөселман кардәшләребез белән җыелып, бергә сөйләшү мөмкинлеге булды. Бу хәлләр 2000 елның 22 август көнендә иде.

— Сез ачык диңгезгә чыкканда, аларның бөтенесенең дә исән булмавы билгеле идеме инде?

— Әйе, билгеле иде. Ул вакытта Видяевога Путин килеп, анда исән кеше юк, дип әйтеп кайтып киткән иде инде.

Анда да бик авыр иде – халык елый, туганнары, балалары турында кайгыра, кайберәүләре, турысын әйткәндә, айнык та түгел иде…

Корбаннарның туганнары
Корбаннарның туганнары

Аннан соң ул көймә белән кире кайтып, туганнары белән тагын бер кат күрештем дә кайту юлына чыктым. Диңгезчеләрнең туганнары күбрәк практик әйберләр чишәр өчен калды – аларга документларын тапшырып, компенсация, акча мәсьәләсен хәл итәргә кирәк иде.

Мин пәнҗешәмбе 24 август көнне Мурманскидан кире Мәскәүгә очтым. Җомга көннең иртәсендә "менә шундый шәһитләр бар" дип, шушы исемлекне Равил хәзрәткә тапшырдым. Мөфти Мәскәү җәмигъ мәчетендә җомга вакытында һәрбер мәрхүмнең исемнен аерым әйтеп хәбәр итте. Җомга намазыннан соң җеназа намазын укып, динебез ягыннан тулысынча бурыч үтәлде.

— Анда православ һәм мөселман дин әһелләре генә бар идеме? Башка дин вәкилләре булмады?

— Юк дип хәтерлим. Мөселман дини оешмаларыннан да безнең диния нәзарәте ялгыз катнашты.

— Әлеге вакытта андагы татарлар, мөселманнар белән элемтә бармы?

— Кызганыч, ул диңгезчеләрнең гаиләләре белән минем элемтәм калмады. Алар белән элемтәгә бик кереп тә булмады.

— Халык, безгә дөресен сөйләмиләр, безнең якыннарыбызга вакытында ярдәм күрсәтмәделәр дип, Мәскәүгә, Русия президенты Путинга бик ачулы иде, аның белән очрашуда сез дә катнаштыгызмы?

— Мин Мурманскига барганда, анда ил җитәкчесе килеп киткән иде инде. Мин аның белән бер вакытка туры килмәдем. Әмма анда барган вакытта аэропортта күп кенә сакчы постлар бар иде, бәлки ул шул үк көнне килеп киткән булгандыр да.

Ачулыларны мин бик сизеп өлгермәдем, чөнки анда кайгыга баткан кешеләр иде. Һәм бу вакыйга андагы кешеләр өчен дә, андагы диңгезчеләр өчен дә, бөтен ил өчен дә зур фаҗига иде. Андый әйберләрне мин анда сизеп өлгермәдем.

— "Курск" көймәсен дингез төбеннән күтәргәндә дә анда булдыгызмы?

— "Курск" көймәсен күтәргәндә мин анда юк идем, чөнки ул соңрак булды.

— "Курск" турында берничә нәфис кино төшерелде, әмма андагы диңгезчеләрнең исемнәре бөтенесе дә урыс, алар бөтенесе урыс дип күрсәтелде. Сез моңа ничек карыйсыз? Безнең илдә батырлык кылучылар урыс кешесе генә була ала – шулай килеп чыгамы?

— Минем ул киноларны күргәнем юк. Әгәр шулай булса, дөрес түгел. Анда башка милләт вәкилләре дә бар иде.

XS
SM
MD
LG