Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Берләшкән демократлар" өч көнлек тавыш бирүне гамәлдән чыгаруны таләп итә


Югары мәхкәмәгә шикаятькә депутатлыкка намзәт буларак теркәлгән йөз намзәт кул куйган.

"Берләшкән демократлар" проектында катнашучы йөз намзәт өч көнлек тавыш бирүне гамәлдән чыгаруны таләп итеп Югары мәхкәмәгә шикаять юллады. Бу турыда Азатлыкка проект координаторы Анастасия Буракова белдерде.

Аның сүзләренчә, шикаять Үзәк сайлау комиссиясе 24 июльдә раслаган тавыш бирү тәртибен гамәлдән чыгаруны таләп итә. "Үзәк сайлау комиссиясе үзе хәл итәргә хокуклы булган сораулардан читкә чыкты. Аның карары федераль канунга каршы килә. Без өч көнлек тавыш бирү процедурасын гамәлдән чыгаруны таләп итәбез" диде Буракова.

Сайлау комиссиясе бу карарлары белән безнең сайлау хокукларыбызны боза, шулай ук безнең гадел, ачык һәм ирекле сайлаулар уздыру теләгенә каршы килә дип белдерә депутатлар.

Берничә көн дәвамында тавыш бирүне Русиядә илнең Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә тавыш бирү вакытында сынап карадылар. Тавыш бирү җиде көн дәвамында – 25 июньнән 1 июльгә кадәр барды. Шуннан соң Русия думасы тиз арада өч көнлек сайлаулар турында канун кабул итте, 31 июльдә аны президент Владимир Путин имзалады.

Экспертлар тавыш бирүне берничә көнгә сузу хәрәмләшүләргә күбрәк мөмкинлек бирәчәк дип саный.

Сайлауларда өч көн дәвамында тавыш бирү 2020 елның сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә үк гамәлгә кертеп җибәрелә. Тавыш бирү 11, 12 һәм 13 сентябрьдә барачак.

13 сентябрьдә Русиянең 18 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, төбәк җитәкчеләрен сайлау була. 11 төбәктә канун чыгару органы, 22 төбәкнең башкалаларында, шул исәптән Казанда да, шәһәр думаларына депутатлар сайлана.

XS
SM
MD
LG