Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Михаил Щеглов сүзләрен "экстремистик" дип таныган карарны көчендә калдырды


Михаил Щеглов
Михаил Щеглов

"Урыс мәдәнияте җәмгыяте" җитәкчесе коронавирус вакытында дини чараларга баруга чикләүләр кертүне "христианнарны кысырыклау" дип бәяләгән иде.

Татарстан Югары мәхкәмәсе "Урыс мәдәнияте җәмгыяте" җитәкчесе Михаил Щегловка "христианнарны кысырыклау" турында сүзләре өчен ун мең сум штраф җәзасы бирү карарын көчендә калдырган. Бу турыда Щеглов Idel.Реалиига хәбәр иткән.

Щеглов карарны һәм аның сүзләрен тикшергән экспертизаны дөреслеккә туры килми дип белдерә. Ул бу карар аның элек Илшат Әминовка биргән шикаяте өчен җавап итеп чыгарылган дип саный.

15 апрельдә Щеглов республиканың православлары исеменнән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык мөрәҗәгать белән чыккан иде. Ул Татарстан хөкүмәтенең пандемия сәбәпле гыйбадәтханәләргә йөрү, дини йолаларда катнашуны тыйган фәрманын гамәлдән чыгаруны таләп итте.

Татар яшьләре оешмасы активисты Наил Нәбиуллин Щегловның сүзләрен канун бозу нисбәтеннән тикшерүне сорап, республика прокурорына язды. Нәбиуллин Щеглов белдерүләре социаль челтәрләрдә таралырга мөмкин, кешеләр изоляциядән баш тартып, бәйрәмдә гыйбадәтханәләргә яки зиратларга барып, бу коронавирус кинәт таралып китәргә сәбәп булырга мөмкин дип белдерде. Моннан тыш, Щегловның социаль челтәрдәге "Приход Варсонофия" төркемендә язган сүзләрендә "нәфрәт яки дошманлык кузгату, яки кешене мыскыл итү" билгеләре булуын да тикшерергә соралды. Щеглов "Башка диндәге хакимнәр православларга Олы атна (Страстная седмица) һәм Олы көн (Пасха) вакытында гыйбадәтханәләргә баруны тыйды. Казанны тагын бер кат яулап алырга кирәкме?, дип язган иде.

Прокуратура кушуы буенча уздырылган экспертиза Щеглов сүзләрендә экстремизм бар дип тапты. Июль ахырында ул Административ кодексның 20.3.1 маддәсе нигезендә канун бозган дип табылды һәм 10 мең сум штраф түләүгә хөкем ителде.

Узган елның ноябрендә Щеглов ТНВ каналы баш мөдире Илшат Әминовны тапшыруда әйткән сүзләрен яла ягу дип бәяләп, полициягә шикаять итте. Әминов 17 ноябрь көнне "Семь дней" тапшыруында Щеглов турында тапшыру чыгарган иде. Анда ул "Урыс мәдәнияте җәмгыяте" башлыгын "карагруһ" дип атады, аны "Русиянең конституцион нигезләрен үзгәртергә" омтылуда һәм "вульгар милләтчелектә" гаепләде. Әминов Щеглов чыгышларыннан өзекләр китереп, аларда милләтара тынычлыкны какшату төсмерләре барлыгын әйтте.

XS
SM
MD
LG