Accessibility links

Кайнар хәбәр

Щеглов Әминовны тапшыруда әйткән сүзләре өчен полициягә шикаять итте


Михаил Щеглов
Михаил Щеглов

Урыс мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе Әминовны яла ягу өчен җаваплылыкка тартырга чакыра.

Татарстандагы Урыс мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе Михаил Щеглов Яңа Гасыр каналы (ТНВ) башлыгы, алып баручы Илшат Әминовны полициягә шикаять итте. Бу турыда Щеглов социаль челтәрдә белдергән.

Щеглов Әминовны яла ягу өчен җаваплылыкка тартырга сорады. Аның фикеренчә, ТНВ җитәкчесе 17 ноябрь көнне "Семь дней" тапшыруында "җинаять булырлык гамәл" башкарган.

17 ноябрь көнне "Семь дней" тапшыруында Щегловка багышланган репортаж чыкты. Анда Әминов Щегловны "карагруһ" дип атады, аны "Русиянең конституцион нигезләрен үзгәртергә" омтылуда һәм "вульгар милләтчелектә" гаепләде. Әминов Щеглов чыгышларыннан өзекләр китереп, аларда милләтара тынычлыкны какшату төсмерләре барлыгын әйтте.

Әлеге тапшыру алдыннан гына Казанга Русия мәгариф министрлыгының этномәдәни стратегия үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко килгән иде. Русиядә мәгариф һәм телләрне укыту турында сөйләшүне Михаил Щеглов алып барган иде.

Әминовка тапшыруында әйткән сүзләре өчен инде берничә тапкыр шикаять иткәннәр иде. "Татарстанның ата-аналары төркеме" (РОСТ) 2019 елның 28 апрелендә "7 дней" тапшыруында Әминовның "тар маңгайлы тупас наданнар" дигән сүзләре өчен аны Баш прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде. Психологик-лингвистик экспертиза әлеге сүзләрдә экстремизм тапмаган.

Моннан тыш 2017 ел ахырында Илшат Әминовның "7 дней" тапшыруында әйтелгән "минем балама икенче дәүләт теле кирәкми диючеләрне сай белемле кешеләр дип саныйм" дигән сүзләре дә прокуратурага шикаять ителгән иде. Татарстан прокуратурасы әлеге сүзләрдә дә экстремизм тапмаган.

XS
SM
MD
LG