Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары икътисад мәктәбеннән киткән укытучылар "Азат университет" ачты


Югары икътисад мәктәбе (НИУ ВШЭ) килешүләрен озайтудан баш тарткан мөгаллимнәр яңа вузга нигез салды.

Русиядә иң дәрәҗәле вузларның берсе Югары икътисад мәктәбенең (НИУ ВШЭ) элеккеге укытучылары яңа бәйсез югары уку йорты ачарга карар иткән. ВШЭ бу укытучылар белән килешүне киләсе уку елына озайтмаган. Яңа ачылачак вуз административ басымнан һәм цензурадан азат булачак диелә.

"Азат университет" төзүне Фәлсәфә мәктәбе укытучылары Виктор һәм Юлия Горбатовлар, Кирилл Мартынов һәм хокук факультеты профессоры Елена Лукьянова тәкъдим иткән. Алга таба Русиядән һәм дөньядан башка могаллимнәр дә бу эшкә кушылыр дип көтелә дип яза "Новая газета".

Проектка нигез салучылар белдергәнчә, "Азат университет"ның максаты – университетны яңадан башлап кору. Бу уку йортында укытучылар администрация диктатыннан азат булырга тиеш диелә.

"Азат университетта" уку студентлар өчен бушлай булыр дип уйланыла. Университет халыкара киңлектә эшләячәк. Програмы һәм тыңлаучыларны кабул итү шартлары турында мәгълүмат проектның сайтында 1 сентябрьдә чыгачак дип көтелә.

Июльдә Виктор Горбатов "Доха" студентлар журналына вузда кыскартулар булачагын сөйләгән иде. Оппозициядә торучы берничә укытучы "ышанычсыз" хезмәткәрләр исемлегенә кертелде, аларга кыскарту яный диде Горбатов. Ләкин ВШЭ җитәкчелеге андый "кара исемлек" булмавын белдерде.

Августта "вузны үзгәртеп оештыру" аркасында берничә укытучының хезмәт килешүләре озайтылмаганы билгеле булды.

Гыйнвар башында ВШЭ идарәсе вуз студентлары һәм укытучылар өчен эчке тәртип кагыйдәләренә төзәтмәләр кертте. Аерым алганда, аларга сәяси темаларны сөйләшкәндә уку йорты белән бәйле булуларын искә алу тыелды.

Иң либераль карашлы вузларның берсе дип саналган Югары икътисад мәктәбе соңгы вакытта студентларның һәм укытучыларның сәяси фикер белдерүләренә, иҗтимагый-сәяси активлыгына каршы чыга. Вуз студентларының берсе Анастасия Хромова студентларның хокукларын яклауга багышланган түгәрәк өстәлдә ВШЭ җитәкчелегенең студент оешмаларына, студентлар оештырган мәгълүмат чараларына ярдәм күрсәтүне туктатуын, студент һәм укытучыларга уку йорты исеменнән сәяси мөрәҗәгать ясауны рәсми тыюын сөйләгән иде.

Мәскәүдәге җәйге протестларны, урам хәрәкәтен, кулга алынган студентлар эшен яктыртып барган DOXA журналына да матди ярдәм туктатыла, хәзер студентлар журналны иганәчеләр акчасына чыгара дип сөйләгән иде студент кыз.

XS
SM
MD
LG