Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар җәмәгатьчелеге мәктәпләрдә туган телне укытуның мөһимлеген белдерде


Интернетта урнаштырылган видеоязмада ата-аналарның балаларын туган телләрендә укыту хокукыннан баш тартуы әйтелә.

Кырымтатар халкының күренекле вәкилләре, галимнәр туган телне мәктәптә өйрәнүнең әһәмияте турында мөрәҗәгать белән чыкты. Мөрәҗәгатьнең видеосы Facebook-та Crimean Tatars төркемендә урнаштырылган.

Язмада кырымтатар зыялылары туган телдән баш тартуның нинди аяныч нәтиҗәгә китерү ихтималын әйтә.

"Тел ул халыкның җаны. Ул юкка чыкса, халык җансыз бер массага, нәселе, ыруы булмаган кешеләрдән торган соры массага әйләнер" дип кисәтә роликта "Ханым" салоны хуҗабикәсе Элина Абдураимова.

"Балагызның миллилеге югалмасын өчен, милли мохитның гаиләдә генә түгел, мәктәптә дә булуы кирәк" ди физика-математика фәннәре кандидаты Александр Горяинов. Галим милли мәктәпләрдән килгән балаларның белем дәрәҗәсе югары булуын, аларның университетларга керүен билгеләп уза.

Җырчы Афизе Касара "һәр ана баласын милли сыйныфка бирергә тиеш һәм туган телне факультатив буларак кына укуга ризалашмаска тиеш" дип белдерә.

Роликта әйтелгәнчә, ата-аналарның мәктәпләрдә милли сыйныфлар ачуны һәм балаларының кырымтатар телен өйрәнүен таләп итәргә тулы хокукы бар. "Ләкин күпләрне мондый гариза язмаска күндерәләр, балага укуда авырлык артыр диләр, яки туган телдә белем дәрәҗәсе түбәнрәк дип куркыталар" дип аңлата авторлар.

Азатлык Кукмара районының Ядегәр авылы мәктәбен тәмамлаган Инсаф Фәйзрахманов турында язган иде. Ул БДИда информатикадан 100, урыс теленнән 100, физикадан 99, математикадан 94 балл җыйган. Азатлыкка Инсаф "ни генә булмасын, өйдә дә, урамда да татарча сөйләшергә кирәк, үз балаларымны да татар мәктәбенә бирәчәкмен" дип сөйләде. Татарча подкастның соңгы чыгарылышында ата-аналар ни өчен балаларын татар мәктәбенә бирергә теләгәннәрен аңлатты.

XS
SM
MD
LG