Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олы Кариле укытучылары: "Татарга демократия кирәк"


Олы Кариле укытучылары: "Татарга демократия кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:00 0:00

1990нчы еллар башында Кама Тамагы районы Олы Кариле авылы мәктәбендә эшлүче укытучылар Татарстан мөстәкыйльлеген яклап чыга. Азатлык 30 ел узгач аларның өметләре никадәр акланганын, Декларация кабул итү аларның тормышын ничек үзгәрткәнен белеште.

"Без суверен Татарстанны күрә алмабыз инде, ә менә безнең балаларга, оныкларга насыйп булыр", — дип сөйли Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында яшәүче Нәкыя Халикова. 1991 елда ул авыл мәктәбенең башка укытучылары белән бергә — татар халкының иреген яклау максаты белән — "Суверенитет" комитетына әгъза булып керә.

Азатлык хәбәрчеләре Олы Кариле авылына барып, моннан 30 ел элек Татарстан мөстәкыйльлеге өчен көрәшкән мөгаллимнәр белән аралашып кайтты.
XS
SM
MD
LG