Русия Югары мәхкәмәсе "Берләшкән демократлар"ның өч көн тавыш бирү тәртибенә каршы шикаятен кире каккан. Бу турыда мәгълүмат мәхкәмә картотекасында урнаштырылган дип яза "МБХ медиа". Мәхкәмә мондый карарга килүнең сәбәбен хәбәр итми.
"Берләшкән демократлар" проекты вәкилләре Русия Үзәк сайлау комиссиясе 24 июльдә раслаган тавыш бирү тәртибен гамәлдән чыгаруны таләп итеп, Югары мәхкәмәгә шикаять биргән иде. Алар өч көн дәвамында тавыш бирү федераль канунга каршы килә, шулай ук депутатлыкка намзәтләрнең гадел, ачык һәм ирекле сайлаулар уздыру теләгенә каршы килә дип белдерде.
Сайлауларда тавыш бирүне өч көн дәвамында алып барырга мөмкинлек бирүче канунны Русия думасы июльдә кабул итте.
Берничә көн дәвамында тавыш бирүне беренче тапкыр Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә тавыш бирү вакытында сынап карадылар. Тавыш бирү җиде көн дәвамында – 25 июньнән 1 июльгә кадәр барды. Сайлауларда өч көн дәвамында тавыш бирү 2020 елның сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә үк гамәлгә кертеп җибәрелә. Тавыш бирү 11, 12 һәм 13 сентябрьдә барачак.
Экспертлар тавыш бирүне берничә көнгә сузу хәрәмләшүләргә күбрәк мөмкинлек бирәчәк дип саный.