Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров: Республика БСК хиссәләрен сатып алмаячак


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров "Сода" ширкәтен республика карамагына кайтару җинаять эшләре аша булыр дип фаразлый.

Башкортстан БСК хиссәләрен сатып алмаячак, ширкәт хиссәләренең контроль пакетын дәүләткә кайтару юлы хәзер актуаль түгел. Бу турыда республика җитәкчесе Радий Хәбиров РБК белән әңгәмәсендә әйткән.

Хәбиров сүзләренчә, дәүләткә контроль пакетны сату тәкъдименә Сода ширкәтеннән җавап килмәгән. Хәзер ширкәтне республикага кире кайтаруның төп ысулы буларак 2007 һәм 2013 елларда аның хиссәләрен сату турында килешүләрне канунсыз дип табу юлы карала. Ул килешүләр аркасында республиканың ширкәттәге өлеше 62 проценттан 38 процентка калган булган.

"Без зыянны саный башладык һәм ике көн элек прокуратурага гариза җибәрдек. Мин берничә көн элек милек хуҗаларына пакетны сатып алырга тәкъдим иттем, алар шуннан бирле миңа чыкканнары юк. Өлешне сатып алу мәсьәләсе инде актуаль түгел. Күрәсең, барысы да җинаять эше кысаларында булыр" дигән Хәбиров.

БСКның Куштау шиханын эшкәртергә теләвенә каршы халык күтәрелеп, каршылык булганнан соң, Хәбиров ширкәтне республика үз кулына алырга тиеш дип белдергән иде. Ул ширкәтнең низамнамә капиталында республика өлешен контроль пакетка кадәр арттырырыга кирәк диде. Хәзер БСКда дәүләт өлеше - 38,28 процент.

26 августта БСК тирәсендәге вәзгыятькә Русия президенты Владимир Путин бәя бирде. Ул ширкәт хуҗаларын җавапсызлыкта гаепләде, оешма кереме чит илләрдәге хисапларга, оффшорларга чыгарылуын әйтте. "2019 елда БСК 45 млрд сум акча алган, шуннан бары 2,5 миллиардын инвестициягә тоткан" дигән саннар китерде Путин. Ул прокуратурага сода ширкәтенең хосусый кулларга күчүенең канунга ярашлыгын тикшерергә йөкләмә бирде.

"Россия 24" каналына интервьюда Хәбиров БСКны хосусыйлаштырудан республика күргән зыян берничә дистә миллиард сумга җитәргә мөмкин дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG