Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлүе хәбәр ителде


Рәсми статистикада Татарстанда COVID-19 белән барлыгы 59 кеше үлгән диелә.

Татарстанда барлыгы 59 кеше COVID-19 эпидемиясе корбаны булган, узган тәүлектә тагын ике кешенең коронавирустан үлүе статистикага кертелгән.

Казанда 35 яшьлек ир үлгән. Аны үпкәсе шешеп 7нче санлы шәһәр хастаханәсе каршындагы вакытлы covid-һоспитальгә китергәннәр. Үлеменең сәбәбен аутопсия ярдәмендә ачыклаганнар.

Чирмешән районында 1952 елгы ир чирләгән. Ике як үпкәсе шешкән килеш аны Әлмәттәге резерв һоспиталенә китергәннәр. Хастаханәгә килгәндә хәле бик авыр булган диелә. Лабораториядә тест ясагач аның коронавируслы булганы ачыкланган.

Русия рәсми саннарына караганда, узган тәүлектә Татарстанда тагын 28 кешедә COVID-19 табылган. Барлыгы 33 кеше үлгән, узган тәүлектә тагын бер кешенең үлеме статистикага кертелгән. Республикада коонавирусны барлыгы 6424 кеше йоктырган, 1133 кеше хәзер авыруның актив чорында диелә.

XS
SM
MD
LG