Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ суверенитет турында декларация кабул итүгә багышланган митинг-концерт уздырачак


Татарстан суверенитеты көнендә пикет (2016 ел)
Татарстан суверенитеты көнендә пикет (2016 ел)

Чара Ленин бакчасында узачак.

30 августта Казанның Ленин бакчасында Татарстан республикасы суверенитеты турында Декларациясе кабул ителүнең 30 еллыгына багышланган митинг-концерт узачак. Татар иҗтимагый үзәге хәбәр итүенчә, чарада 30 ел дәвердә ирешкән казанышлар һәм югалтулар турында сөйләшү булачак.

Митингта катнашучылар исемлегендә Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Әзһәр Шакиров та бар.

27 август Татар иҗтимагый үзәге Казанның "Регина" кунакханәсендә "Суверенитет турында декларациягә 30 ел. Татар дәүләтчелегенең киләчәге турында" исемле фәнни-гамәли конференция оештырды. Анда Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән милли активистлар катнашты.

Хәзерге вакытта Казанның Кабан күле буенда "Печән базары" фестивале бара. Беренче тапкыр 2013 елда оештырылган фестиваль быел Татарстан республикасы суверенитеты турында декларация кабул итүнең 30 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланды.

Фестиваль програмына дизайн-маркет, балалар мәйданчыгы, лекторий, "бию for you" форматындагы биюләр, фотога төшү урыны, экскурсияләр, татар чәй эчү йоласы, татар милли киемнәре, квест, кино күрсәтү, яңа татар музыка концерты һәм башка күп төрле чаралар кергән. Ул иртәгә дә дәвам итәчәк.

Фестивальне Дөнья татар яшьләре форумы оештыра.

Шулай ук бүген Казанда Дөнья татар конгрессы оештырган "Милләт җыены" уза. Ул ТАССРга нигез салынуның 100 еллыгына багышлана. Чарада Татарстаннан һәм Русиянең 67 төбәгеннән 500 вәкил катнаша. Коронавирус пандемиясе сәбәпле чит илдәге татар җәмгыятьләре вәкилләре җыенга килә алмый, алар интернет аша кушылачак диелә.

XS
SM
MD
LG