Accessibility links

"Алда үзгәрешләр көтелә, татарга әзер булырга кирәк"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Татар иҗтимагый үзәге Казанда конференция оештырып, татар дәүләтчелегенең киләчәген, аны ничек саклау һәм ныгыту юлларын тикшерде.

27 август Татар иҗтимагый үзәге Казанның "Регина" кунакханәсендә "Суверенитет турында декларациягә 30 ел. Татар дәүләтчелегенең киләчәге турында" исемле фәнни-гамәли конференция оештырды. Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән дә милли активистлар килгән чарада 65тән артык кеше катнашты.

Җыелышның ачылышында ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев ел дәвамында башкарылган эшләргә хисап ясады һәм бүген Татарстан Конституциясе сүздә генә кала, гамәлдә аның маддәләре үтәлми дип белдерде.

"Озакламый Татарстан президентын сайлау булачак. Республика Конституциясендә татарча белгәннәр генә Татарстан президенты була ала дип язылган. Президентлыкка намзәт булган биш кешенең бары тик берсе генә татарча белә. Сайлау комиссиясе канунны тупас бозды. Бу хакта без тиешле оешмаларга шикаятьләр яздык, пикетларга чыктык", диде Зәкиев.

Сәясәтче, Татарстан парламентының һәм Русия думасының элекке депутаты, декларацияне парламент мөнбәреннән укыган Фәндәс Сафиуллин 1990 елның 30 августы татар тарихында XX гасырның соңгы 10 елын бик матур бизәгән бер көн булды, диде.

Татарстан Югары cоветы депутатлары Фәүзия Бәйрәмова (с), Фәндәс Сафиуллин, Мөдәррис Шәйхиев, Евгений Кабыш. 90нчы еллар
Татарстан Югары cоветы депутатлары Фәүзия Бәйрәмова (с), Фәндәс Сафиуллин, Мөдәррис Шәйхиев, Евгений Кабыш. 90нчы еллар

"Суверенитет идеясе бер көндә генә барлыкка килмәде. Татар җәмәгатьчелеге Совет берлеге корыла башлаган көннән бирле бу идеяне кузгатып килде һәм 1990нчы елларда бу идея яңадан кузгалды.

Суверенитет турында декларация игълан итүгә әзерләнү 1990 елда башланды. Татарстан парламентының 1990 елның мартында сайланган 12нче чакырылышы ул безнең тарихыбыздагы иң югары, чын парламент булды.

250 депутатның яртысы диярлек бер идея - Татарстанга союздаш республика статусы бирү идеясе белән сайлауга керде.

Суверенитет декларациясен 30 августта Татарстан Югары советы кабул итмәде, аны бөтен татар халкы кабул итте. Депутатлар буларак без залда тавыш кына биреп утырдык", дип белдерде Сафиуллин.

Чаллы милли хәрәкәте активисты Зиннур Әһлиуллин, Татарстан җитәкчеләре беркайчан да татар халкының җитәкчеләре була алмады, алар өстән килгәнне эшләүче колониаль администраторлар гына булды, диде.

Зиннур Әһлиуллин һәм Фәрит Зәкиев
Зиннур Әһлиуллин һәм Фәрит Зәкиев

"Татарстан җитәкчеләре татар телен мәктәпләрдә ике сәгать тә калдыра алмады. Нинди анда алар татар халкының җитәкчесе булу. Шуны да аңларга кирәк, колонизаторлар иң беренче итеп һәрвакыт сатлыкларны куялар. Декларация дә, референдум да бит халыкның басымы белән генә кабул иттерелде. Чаллы булмаса, Казанда массакүләм хәрәкәт башланмас иде, без чуаш, удмурт халыклары дәрәҗәссендә генә кала идек", дип белдерде Әһлиуллин.

Тарихчы Дамир Исхаков 1990 елның 30 августында кабул ителгән декларацияне татарның дүртенче инкыйлабы дип бәяләде.

Украинадан соң Беларуста да транзит булды һәм бу Русиягә дә киләчәк

"Бу декларация халык күтәрелмәсә кабул ителмәс иде. Татарлар моңа әзер иде. Хәзер Украинадан соң Беларуста да транзит булды һәм бу Русиягә дә киләчәк. Моны булдырмаска теләгән җитәкчеләр бар. Әмма бу транзит алардан гына тормый. Хәзер яшь буын үсте һәм аларның искечә яшисе килми. Беларуста урамда кемнәр? Яшьләр. Һәм ул бездә дә шулай булачак. Без бу әйбергә әзер булырга тиешбез. Сигналлары бар", диде ул.

Дамир Исхаков чыгыш ясый
Дамир Исхаков чыгыш ясый

Исхаков фикеренчә, Русиядә транзит башланып демократия җиңсә дә, татарның мәсьәләсе чишелә дигән сүз түгел әле.

Татар сакланырга уйласа, беренче чиратта үзе хәрәкәт итергә тиеш

"Без Русиядәге либералларны яхшы беләбез. Алардан татарларга әллә ни тәтемәячәк. Чөнки алар арасында урыс милләтчелеге бик көчле һәм шул милләтчелеккә хезмәт итәргә теләүчеләр күп санда. Татар сакланырга уйласа, беренче чиратта үзе хәрәкәт итергә тиеш" диде ул.

Исхаков татар теле мәсьәләсендә Татарстан җитәкчеләре Мәскәү каршында тезләнде дип белдерде.

"Татарстан җитәкчеләре үз кулларында көч булмаганга күрә Мәскәү алдында тезләнергә мәҗбүр булдылар, ләкин соңрак артыграк җибәргәннәрен аңладылар", диде ул.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Исхаков фикеренчә, хәзер нәрсәгә дә булса ирешер өчен иң элек Татарстанны эчтән үзгәртергә кирәк.

"Республикадагы бөтен систем хәзер Мәскәү системының бер кыйпылчыгы гына. Монда уңга да, сулга да, беркая да селкенеп булмый. Шуңа эчтән демократияне үстермичә торып яңа уңышларга ирешеп булмаячак.

Татарстанда бу үзгәрешләргә ничек керәбез дигән бер модель дә юк

Без демократия үсә башлауга да әзер булырга тиешбез. Боларның берсе дә бер көн эчендә генә эшләнә торган әйбер түгел. Татарстанда бу үзгәрешләргә ничек керәбез дигән бер модель дә юк. Бездә бары тик икътисад буенча эшләнгән концепцияләр генә бар.

Ә менә җәмгыять ничек үсәчәк, ул турыда беркем дә белми. Ни өчен белми? Чөнки безнең аларны эшләп чыгара торган белгечләр юк", дип җиткерде ул.

Җыен барышында галим Рафаил Мөхәммәтдинов, ТИҮ активисты Галишан Нуриәхмәт, Кәшиф Гатин, шагыйрә Нәҗибә Сафина, Абдуллаҗан Җәләлов, мәгариф белгече Марат Лотфуллин, милли хәрәкәт активисты Гөлфәния Җәләлова да чыгышлар ясап, Татарстанның милли мәгарифе булмавы аркасында татар теленең киләчәктә юкка чыгу ихтималы турында фикерләрен җиткерде.

Өч сәгать ярым барган җыен туган тел җырын җырлап тәмамланды.

XS
SM
MD
LG