Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида хатын-кызлар теләктәшлек маршына чыкты. Тоткарланучылар бар


Полиция юлны бүлү сәбәпле, катнашучылар башка юлдан китәргә мәҗбүр булды.

Мински шәһәре үзәгендә нигездә хатын-кызлардан торган берничә мең кеше шимбә көнне Беларус президенты Александр Лукашенкага һәм полициянең көч куллануына каршы "теләктәшлек йөреше"нә чыкты.

Бәйсезлек мәйданында ОМОН аларның юлын бүлде. Йөрештә катнашучылар башка юлдан китте. Берничә кеше тоткарланды. Хәбәр итүләргә караганда, тоткарланучылар ир кешеләр, хатын-кызларга әле тимиләр.

Видеотрансляция вакытында Мински үзәгендә Азатлык радиосы беларус редакциясе хәбәрчеләре Алесь Пилецкий һәм Андрей Рябчик тоткарланды.

Бүген 9 августта узган президент сайлавы нәтиҗәләренә каршы протест чараларының 21нче көне булды. Якшәмбе көнне Мински үзәгендә "Тынычлык һәм бәйсезлек маршы" шигаре белән күп кеше катнашындагы йөреш уздыру планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG