Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тикшерү комитеты "Сода" ширкәтендә дәүләт өлеше кимүне тикшерә башлаган


Куштау каршылыгы
Куштау каршылыгы

Моңа кадәр Русия президенты Владимир Путин "Сода" ширкәтен җентекләп тикшерергә кушкан иде.

Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин "Башкорт сода ширкәтендә" (БСК) дәүләт өлешен киметү хәлләрен тикшерергә кушкан. Бу хакта комитет сайтында әйтелә.

Шулай ук ширкәт хиссәләрен сату турында карар кабул итүдә катнашкан хакимият вәкилләре гамәлләренә дә хокукый бәя биреләчәк.

26 августта БСК тирәсендәге вазгыятькә Русия президенты Владимир Путин бәя бирде. Ул ширкәт хуҗаларын җавапсызлыкта гаепләде, оешма кереме чит илләрдәге хисапларга, оффшорларга чыгарылуын әйтте. "Сода" ширкәте акча суыру белән генә шөгыльләнә, акча республикада калмый дип белдерде. "Бу хосусый ширкәт, акча төбәктә калмый, үсешкә инвестицияләнми, табыш Франциядә, Швейцариядә чит ил хисапларына китә, Кипрдагы оффшорларга", диде Путин. Ул прокуратурага сода ширкәтенең хосусый кулларга күчүенең канунга ярашлыгын тикшерергә йөкләмә бирде.

"Россия 24" каналына интервьюда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров БСКны хосусыйлаштырудан республика күргән зыян берничә дистә миллиард сумга җитәргә мөмкин дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG