Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан коронавирус чикләүләреннән чыгуның икенче этабына күчә


Пандемия чорында Уфа шәһәре
Пандемия чорында Уфа шәһәре

Өлкәннәр өчен карантин гамәлдән чыгарыла, кинотеатрлар, балалар оешмалары эшли башлый.

Башкортстанда коронавирус сәбәпле кертелгән чикләүләрне йомшартуның чираттагы өлеше башлана. Яңа этапка керү хакында республика хөкүмәте утырышында Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров хәбәр итте.

1 сентябрьдән кинотеатрлар, театрлар ачыла. Тамаша заллары яртылаш кына тулы булырга тиеш. Шулай ук мунчалар, сауналар эшли башлый. Хәбиров сүзләренчә, бөтен балалар оешмалары да ачыла ала. Бары төнге клубларга гына әлегә рөхсәт юк диде республика башлыгы.

65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм хроник авырулары булганнарга өйләрендә калуны таләп иткән чикләү дә алына.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин коронавирус эпидемиясе торышын сөйләде. 31 августка республикада барлыгы 7795 кешедә вирус расланган. COVID-19 узган тәүлектә 32 кешедә теркәлгән. Хәзер 68 пациент хастаханәләрдә, 802 кеше өйләрендә дәвалана. Шул ук вакытта пневмония диагнозы куелу очраклары саны 16 процентка арткан.

Министрлык биргән рәсми саннарга караганда, 29 һәм 30 август көннәрендә 163 кешегә шундый диагноз куелган.

29 августта Башкортстанда тагын бер кешенең коронавирустан үлүе рәсми статистикага кертелде. 78 яшьлек хатын-кыз үлгән диелә. Рәсми мәгълүматка ярашлы, республикада барлыгы 29 кеше COVID-19 вирусы корбаны булган.

Рәсми саннар. 31 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 795 (+32) 6 894 (+0) 29 (+1)
Татарстан6 509 (+28) 5 297 (+0) 34 (+0)
Русия995 319 (+4 993) 809 387 (+2 405) 17 176 (+83)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG