Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 60тан артты


Татарстанда яңа төр коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны артты. COVID-19 эпидемиясе республикада барлыгы 61 кешенең гомерен өзгән.

Республикада тагын ике кешенең COVID-19 вирусы белән чирләп үлгәне хәбәр ителә. 1929 елгы хатын-кыз ике як үпкәсе шешеп Сабадагы үзәк район хастаханәсенә китерелгән булган. Аның хроник авырулары да булган диелә. Лаборатория тикшеренүләре авыруда коронавирус булганлыгын күрсәткән.

Тагын бер кеше Казанда вафат булган. 1960 елгы хатын-кыз коронавирус китереп чыгарган пневмония диагнозы белән 16нчы шәһәр хастаханәсенә китерелгән. Хроник авырулары аркасында пациентның хәле тагын да начарайган диелә. Үлгәннән соң анда вирус булганлыгы расланган.

Татарстан рәсми статистикасында COVID-19 белән барлыгы 61 кеше үлгән дип күрсәтелә. Русия саннарында 34 кеше үлгән дип китерелә. Эпидемия чорында респубикада 6509 кешедә коронавирус расланган, узган тәүлектә 28 очрак теркәлгән. 1178 кеше авырудан дәвалана дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG