Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре көннәрендә тарих һәм җанисәп турында сөйләшәчәкләр


Татар яшьләре көнендә, архив фотосы
Татар яшьләре көнендә, архив фотосы

Татар яшьләре көннәренә килүчеләрнең зур өлеше татар телен белми, ди оештыручылар.

2-6 сентябрь көннәрендә Казанда татар яшьләре көннәре узачак. Анда Русиянең 32 төбәгеннән 180 вәкил катнашыр дип көтелә. Биш көн дәвам итәчәк җыенда татар тарихы, җанисәпкә аерым урын биреләчәк. Бу хакта бүген “Идел” яшьләре үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина журналистларга сөйләде.

“Җанисәп турында лекцияләрдә фикер алышачакбыз. Ни рәвешле татарның бердәмлеген сакларга, Русиядә татарларның сан ягыннан икенче халык статусын югалтмау турында сүз алып барылачак”, диде Ләйсән Сафина.

“Быел без татар тарихы дәресен програмга аерым чыгардык. Чөнки тарих дәресләре җитми. Моны яшьләр дә әйтеп килә. Берничә тарихчы яшьләргә тарих дәресен укытачак. Аннары бер сәгать эчендә яшьләр үзләре сайлаган остаханәгә күчә ала. Татар теле, шамаил, кул эшләнмәләре, вокал, журналистика юнәлешләре булачак. Чит илләр быел катнаша алмый. Әмма Төркия, Австралия, Прагадан ветераннар белән онлайн очрашу булуы көтелә. Татарстанның дәүләт оешмалары, министрлар белән сөйләшү булачак”, диде Сафина.

Татар яшьләре көннәренә килүчеләрнең күпчелеге татар телен белмәве дә әйтелде. Шуңа күрә чаралар татар телендә генә алып барылмаячак.

“Бөтен делегатлар да татар телен белми. Без анкета җыйганда татар телен белү дәрәҗәсе турында сорадык һәм шактый егет-кызларның татар телен белмәвен ачыкладык. Мондый хәл хәтта беренче татар яшьләре көннәрендә дә булган. Аның кызыгы шул – татар яшьләре көннәрендә урысча сүз әйткән өчен аерым савытка 10 тиен акча сала торган булганнар. Кем дә кем урысча сөйләшсә – җәзага тартылган. Ул тиеннәр кая киткәнен белмибез. Бу чыннан да зур проблем. Төбәкләрдә татар теле дәресләренең никадәр булуын үзегез дә беләсез. Алар юк дәрәҗәсендә. Балалар бакчасында, мәктәптә, югары уку йортлары турында сүз дә була алмый. Җыенга чакырылган спикерлар мөмкин кадәр алар белән татар телендә чыгыш ясарга тырышачак”, диде Ләйсән Сафина.

Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов сүзләренчә, җыенның максаты – татар телле яшьләрне җыю түгел.

“Безнең максат – биш көн эчендә татар телле яшьләрне түгел, ә татар җанлы яшьләрне җыю. Икесе дә туры килсә, икеләтә шәп. Татар телен күпмедер процент белмәсә дә, ләкин татар телен белергә иде дигән фикер белән кайтсалар, моның өчен сайтлар, “Ана теле” програмы аша өйрәнергә мөмкинлек бар. Татар телен яхшы белмәгән яшьләр өчен бу практика. Алар биш көн дәвамында татар телен менә дигән дәрәҗәдә белгән яшьләр белән аралашып, телләрен камилләштерә алачак”, диде министр урынбасары.

Татар яшьләренең ана телен белмәве төбәкләрдә мәгариф тармагының юкка чыга баруы белән бәйләп аңлатты татар федераль милли-мәдәни автономиясенең аппарат җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова.

“Хәзер төбәкләрдә татар теленең белү дәрәҗәсе бик түбән. Чөнки анда бик аз санда балалар бакчасы эшләп тора. Башкортстан, Пермьда берничә балалар бакчасы бар. Ә мәктәпләр тагын да азрак күләмдә. Без оештыручылар буларак яшьләргә татар телен камил беләсезме, юкмы, татар телен белмәгән килеш безгә килә алмыйсыз, дип әйтә алмыйбыз. Биш көн эчендә татар теленә өйрәтеп булмый. Оештыручыларның максаты – этәргеч бирү”, диде Шәрәпова.

XS
SM
MD
LG