Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Башкорт сода ширкәте хиссәләрен кулга алды


Куштау шиханы
Куштау шиханы

БСК хиссәләрен тотучылар реестрына үзгәрешләр кертү тыелды. Хиссәләр Генераль прокуратура шикаятен тәэмин итү чарасы буларак кулга алынды.

Башкортстандагы "Сода" ширкәтенең (БСК) хиссәләре республиканың арбитраж мәхкәмәсе тарафыннан кулга алынды. Әлеге карар Русия баш прокуратурасы соравы нигезендә, прокуратураның БСКга каршы шикаятен тәэмин итү чарасы буларак кабул ителгән. Карарга ярашлы, БСК хиссә тотучылары реестрына нинди дә булса үзгәрешләр кертү тыела.

1 сентябрьдә мәхкәмә сайтында чыккан карарда БСКның гади, исемле хиссәләре кулга алына диелә. Бу хиссәләрнең "Төбәк фонды" акционерлык җәмгыяте, "Башкорт химиясе" акционерлык җәмгыяте, "Башкорт химиясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте милеге булуы әйтелә. Карар кичекмәстән көченә кергән.

31 августта мәхкәмә Русия баш прокуратурасының БСКга кары шикаятен кабул иткән иде. Прокуратура "Башкорт сода ширкәтен" хосусыйлаштыруның канун бозып эшләнгәнен белдерә.

Башкорт сода ширкәтенең Башкортстандагы Куштау шиханын эшкәртүе халык каршылыгына очраганнан соң, республика җитәкчесе Радий Хәбиров БСК хиссәләренең контроль пакеты Башкортстан сатып алырга тиеш дип белдерде. Берничә көннән Хәбиров хиссәләрне сатып алу кирәк түгел, БСК шәхси кулларга күчкәндә канун бозылган диде.

Аңа кадәр президент Владимир Путин БСКда дәүләт өлеше кимүнең канунлыгын тикшерергә йөкләмә биргән иде. "62 проценты дәүләтнеке иде, кинәт кенә 38 булган. Нәтиҗәсе буларак – ширкәт эшендә өстенлекле юнәлешләр үзгәргән" дигән фикер белдергән иде Путин. Аның бу сүзләреннән соң ике көн узгач ук прокуратура БСКда канун бозулар булуы турында хисап бирде.

XS
SM
MD
LG