Русияләрнең яртысы диярлек (47 процент) Хабаровскида барган протестларга уңай карый һәм аларны хуплый. Хабаровски халкы көрәшенә теләктәшлек итүчеләр саны арта бара. Бу мәгълүмат “Левада” үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләрендә китерелә.
Шәһәрдә барган протестларны хуплаучылар бер айда ике процентка күбәйгән, ә каршылар саны үзгәрмәгән – 16 процент. Шул ук вакытта протест чараларына нейтраль караучылар саны сизелерлек арткан – 26 проценттан 32 процентка кадәр. Төбәктә барган митинглар, акцияләрне актив күзәтеп баручылар да дүрт процентка кимегән (26 дан 22 процентка кадәр).
Респондентларның 32 проценты Хабаровски краеның элеккеге башлыгы Сергей Фургал сәяси сәбәпләр белән кулга алынды дип саный. 30 проценты аны канун бозган өчен кулга алганнар дип уйлый. 15 проценты Фургалны түрәләрнең чыгымнарын чикләгән өчен эзәрлеклиләр дип саный.
Сораштыруда катнашкан кешеләрнең күбесе Хабаровски протестларының нәтиҗәсе булмас дип уйлый. 45 проценты хакимият үз карарыннан чигенмәс дип саный, 37 проценты өлешчә чигенү булса да, Фургалны иреккә чыгару булмас дип уйлый.
Сораштыруда Русиянең 50 төбәгеннән 1601 кеше катнашкан.
Сергей Фургал 2020 елның 9 июлендә тоткарланды. Аңа Хабаровски крае һәм Амур өлкәсендә 2004-2005 елларда заказ белән үтерүләр сериясе оештыру турында гаепләү белдерелде һәм ул сак астына алынды.
Фургал Хабаровски краен 2018 елның сентябреннән җитәкләде. Ул ЛДПР намзәте иде һәм икенче турда сайлаучыларның 70 процент тавышын җыйды. "Бердәм Русия" намзәте Вячеслав Шпорт 28 процент алды. 1990 елларда Фургал табиб булган һәм бизнес белән шөгыльләнгән. 2005 елда Хабаровский крае депутаты, соңрак Русия думасы депутаты булды, сәламәтлек саклау комитетын җитәкләде.
Хабаровски шәһәре һәм краенда Фургалны яклап 50 дән артык протест чарасы узды. Шимбә көннәрендә узган митингларда берничә дистә мең кеше катнашты. Халык Фургал эшен Мәскәүдә түгел, Хабаровскида тикшерү, аны присяжныйлар мәхкәмәсе белән хөкем итү таләбе куйды.