Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли китапханә: киштәдә урыс китабы, элекке биналарның язмышы билгесез


Милли китапханә

Татарстан милли китапханәсе үзенең тарихи биналарыннан колак кагарга мөмкин. Яңа бинада исә киштәләр әлегә урыс китаплары белән тулган.

Рәсми төстә ачылыш булуына карамастан, Татарстан милли китапханәсе тулы көченә ел азагында гына эшли башлаячак. Бу элекке биналардан китапларны күчереп, бер системга салу белән аңлатыла. Милли китапханә заманчалаша, ләкин миллилеген югалта бара.

Алай гына түгел, милли китапханә үзенең карамагында булган тарихи биналарны да югалту алдында тора. Азатлык хәбәрчесе оешмада барган үзгәрешләрне үз күзләре белән күрде.

Түшәмгә эленгән хәрефләр
Түшәмгә эленгән хәрефләр

Бинаның беренче катына үтүгә үк түшәмгә эленгән татар әлифбасы хәрефләре каршы ала. Монда тарихның төрле чорында татарлар кулланган рун, уйгыр, гарәп, латин, хәзерге кирилл хәрефләре урнаштырылган. Беренче карашка бар да милли сыман. Элемә такталар да бар җирдә ике телдә язылган.

Элемә такталар ике телдә
Элемә такталар ике телдә

Ләкин киштәләрдә тәкъдим ителгән китапларга күз салсаң, татар телендәгеләрен табуы авыр. Бинага керү белән сул якта балалар әдәбияты бүлеге урын алган. "Матур әдәбият" дип аталган киштәләрдә урыс теленә тәрҗемә ителгән чит ил һәм урыс әдәбиятына гына тап буласың. Монда сине Джоан Роулинг, Хоуп Ларсон китаплары каршы ала.

"Матур әдәбият" киштәсе
"Матур әдәбият" киштәсе

Сәүдә киштәсендә татар китапларын күрергә мөмкин. Мәсәлән, "Сак-сок" әкияте 350 сумга тәкъдим ителә.

Татарстан милли китапханәсе экскурсияләр өчен генә ачык. Шулай эшләргә мәҗбүр булганнар. Эш шунда, 30 август Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка яңа бина тәкъдим ителде. Халык китапханәне ачылган дип уйлап икенче көнгә бирегә килгән. Ләкин китапханәгә беркемне кертмәгәннәр. Азатлыкның үз чыганаклары сөйләвенчә, халык тавыш күтәргән, әлеге гауга турында өстәгеләргә кадәр барып җиткән. Шуңа да хәзер теләүчеләр өчен милли китапханәдә экскурсияләр оештырыла. Ул якшәмбедән кала, көн саен үткәрелә. Моның өчен алдан язылырга кирәк.

Тәрәзәдән күренеш
Тәрәзәдән күренеш

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бикмәмбәтова һәм Татарстан милли китапханәнең яңа мөдире Мәдинә Тимерҗанова журналистларны җыеп үз аңлатмасын бирде. Китапханәнең тулы көчкә эшли алмавын әлегә кадәр китапларны иске бинадан яңасына күчереп җиткерә алмаулары белән аңлаттылар.

"Милли китапханәнең традицион өлеше октябрьдә эшли башлый. Ә заманча китапханә бүлеге өчен бар җиһазлар да сатып алынган. Бу фонд өстәмә эш таләп итә. Китапларга штрих сугарга, аларга китапханә аңлатмасы язарга кирәк. Ул тулы көчкә декабрьдә генә ачылачак", диде Әюпова.

Китапларны урнаштыру
Китапларны урнаштыру

"Китапханә күчеш чорында. Көн саен китаплар китерелә. Алар барысы да китап навигациясе белән урнаштырыла. Бу кеше китапны тиз таба алсын өчен эшләнә. Ул эш вакытны алачак. Бер атна эчендә 80 млн тонна китап күчердек. Бу 600 мең төрле исемдәге китап. Мондый системлаштыру дәвам итәчәк", ди милли китапханә мөдире Мәдинә Тимерҗанова.

Хәзер Татарстан милли китапханәсе фондында 3 млн 200 меңнән артык китап, кулъязмалар бар дип исәпләнә. Шуларның 100 меңнән артыгы татар телендә. Көнбатыш һәм көнчыгыш Европа телләрендә 80 мең басма бар. Сирәк китаплар һәм кулъязмалар нөсхәсе 14 меңнән артып китә. Китаплар милли-мәдәни үзәк бинасының подвалында сакланачак. Ул китапханә өчен махсус китап саклагычы итеп яраклаштырылган.

Китап саклагычы
Китап саклагычы

Милли китапханә гадәти китапханә генә булмаячак. Моңа кадәр китапны яздыртып алып, аны өйгә алып китергә ярамаса, киләчәктә мондый мөмкинлек тудырылачак. Моннан тыш, бу урын төрле эксперименталь сәнгать чаралары урынына да әвереләчәк. Монда биюче Нүрбәк Батулла, музыкант Ильяс Гафаров кебек иҗатчылар та иҗат белән шөгыльләнә алачак диелә. Шушында ук кәһвә, чәй сату почмагы да ясалган.

Тамаша залы
Тамаша залы

"Безнең милли китапханә заманча китапханәнең барлык юнәлешләрен дә алачак. Бу традицион мәгънәдә аңлаган рәвештә милли китапханә үзе булачак. Монда сирәк китапларның мәҗбүри нөсхәсен саклау да оештырыла. Шушында ук мәгариф-фән үзәге дә булачак. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Монда тавышсыз идән ясалды. Кеше бер-берсенә комачауламаячак. Шөгыльләнеп тә һәм ял итеп тә булачак. Коммуникацион мәйдан, эксперименталь мәйдан, татар телле, урыс телле, хәтта инглиз телле театраль сәнгатькә урын булачак. Монда бию, күргәзмә проектлары эшләячәк. Лекторий эшләр дип өметләнәбез. Без аны беренче чиратта башкарабыз. Чөнки зал әзер. Заманча китапханә бүлеге – милли китапханә өчен яңа юнәлеш. Дөньяда милли китапханәләрдә мондый бүлек бармак белән генә санарлык. Балалар, яшүсмерләр, студентлар, өлкәннәр, фән әһелләре – барысы өчен дә урын табылачак", дип ышандырды Әюпова.

Уку залы
Уку залы

Китапханәнең икенче катында уку залы урнашкан. Анда якынча 170 мең китап урын алачак. Китапларны автоматлаштырылган махсус җиһаз аша яздырып алырга мөмкин. Ул татар телендә эшләми. Җиһаз урыс, инглиз, алман, француз, кытай телендә генә эш итә.

Китапларны яздыртып алу җиһазы
Китапларны яздыртып алу җиһазы

Миллилеккә килгәндә, икенче катта сирәк китаплар күргәзмәсе ачылган. 30 ел дәвамында тупланган иң кызык, борыңгы кулъязмаларны монда күрергә мөмкин.

Яңа бинага күчкәч, милли китапханәләрнең элекке биналары язмышы да һаман да ачык кала. Элегрәк алар китапханә карамагында калачак диелде. Азатлыкның үз чыганагы сөйләвенчә, китапханәнең бер-ике бүлеге Карл Маркс урамындагы 36нчы йорттагы тарихи бинада калырга тиеш булган. Ләкин Наталия Фишман-Бикмәмбәтова бу проектка алынгач, барысын да милли-мәдәни үзәк бинасына күчерергә карар кылган.

Сирәк китаплар күргәзмәсе
Сирәк китаплар күргәзмәсе

Хәзерге вакытта милли китапханәнең Казанда дүрт бинасы бар. Бу Кремль урамындагы 33нче йорт, Карл Маркс урамындагы 36нчы йорт, Театр урамындагы 5нче йорт һәм Островский урамындагы 88нче йорт. Мәдәният министры Кремль урамындагы бинадан кала, калган өчесенең нинди язмыш көткәнен әйтә алмады.

"Әлеге мәсьәлә инде күптән күтәрелеп килә. Кремль урамындагы 33нче йорт капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Анда китапларны саклау нормативы җиде тапкырга арткан иде. Карл Маркс урамындагы бинага да капиталь төзекләндерү кирәк. Соңгы елларда аз-азлап төзекләндерү алып барылды. Ләкин бинаны тулысынча тәртипкә китерергә кирәк. Кремль урамында урнашкан бина буенча республика җитәкчелегендә аңлау бар. Ул халык өчен алга таба да ачык булачак. Без ул бинаны файдаланыр өчен кирәкле форматны эзләячәкбез. Тарих сызып ташланырга тиеш түгел. Ләкин анда китап саклау булмаячак”, дип сөйләде Ирада Әюпова журналистларга.

Сүзлекләр киштәсе
Сүзлекләр киштәсе

Шул рәвешле, китапханәнең калган өч бинасы язмышы ачык түгел. Милли китапханәдә тарихи биналарны республиканың зур ширкәтләренә реставрациягә бирергә җыеналар дип сөйлиләр. Төзекләндерүдән соң алар кире китапханәгә кайтарылачагына шикләнәләр.

фикерләр

XS
SM
MD
LG