Facebook һәм Twitter Русиядә эшләүче Интернет-тикшеренүләр агентлыгы тарафыннан АКШта сайлау алды пропагандасы алып барылган ике дистәдән артык аккаунтны гамәлдән чыгарган. Facebook бу карарны аңлатып, әлеге сәхифәләрнең килеп чыгышы һәм эшчәнлеген тикшерү FBI мәгълүматына нигезләнеп башланды дип белдерде.
Сүз PeaceData сайты турында бара. Facebook белдергәнчә, бу сайтны гыйнварда Русия агентлары ясаган. Сайт материалларында Демократлар фиркасе намзәтләре тәнкыйть утына тотылган. Операция Кушма Штатлардагы сул либераль аудиториягә исәпләнгән булган. Соңгы вакытларда сайтта президентлыкка намзәт Джо Байденга каршы материаллар чыга башлаган, аның карашлары җитәрлек дәрәҗәдә "прогрессив" түгел дип тәныйтьләнгән. Текстларны фриланста эшләүче журналистлар әзерләгән, алар бу сайт эшчәнлеге кем тарафыннан оештырылган булуын белмәгән.
Facebook һәм Twitter социаль челтәрләре PeaceData белән бәйләнгән 18 аккаунт һәм ике сәхифәне гамәлдән чыгарган. Әлеге сайт белән кызыксынучылар аз булган, аны барлыгы 14 мең тирәсе кеше укыган диелә.
Русиянең Вашингтондагы илчелеге вәкиле Facebook белдерүен "Русиягә каршы пропаганда" дип атады.
2018 елда АКШ прокуратурасы Интернет-тикшеренүләр агентлыгын АКШта сайлаулар барышына тыкшынуда гаепләгән иде.
Узган елның көзендә Facebook җитәкчесе Марк Цукерберг Русия, Иран һәм Кытай АКШта киләчәк сайлауларга тыкшынырга тырыша дип белдергән иде.
Русиядән идарә ителүче аккаунтлар кискен сәяси темаларга материаллар тарата, һәм әлеге сәхифәләр, экспертлар ачыклаганча, Русиянең "трольләр фабрикасы" буларак танылган Интернет-тикшерүләр агентлыгы белән бәйле диелде. Русия тышкы эшләр министрлыгы Цукербергның белдерүен "социаль челтәрләрдә фейкньюс" дип атады.