Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамзан Кадыровның 21 яшьлек кызы Чечня мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнде


Айшәт Кадырова
Айшәт Кадырова

Кызының югары вазифага куелуы хакында Чечня башлыгы социаль челтәрдә язып чыкты. 

Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның 21 яшьлек кызы Айшәт республика мәдәният министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде. Кадыров бу турыда Telegram-да хәбәр итте. "Яшь булуына карамастан, ул катлаулы һәм зур проектлар белән җитәкчелек итү тәҗрибәсенә ия, шул исәптән мәдәният өлкәсендә дә", дип язган республика башлыгы.

2020 елның мартында Кадыров кызын "Чечен республикасы каршында казанышлары өчен" медале белән бүләкләгән иде. Бүләк "фидакарь хезмәте һәм мәдәният һәм сәнгать үсешенә керткән өлеше" өчен бирелде.

Айшәт Кадырова 18 яшеннән Firdaws мода йортын җитәкли. Бу ширкәтне аның әнисе Мәднә Кадырова 2009 елда оештырган булган.

2019 елда "Ачык медиа" Айшәт Кадырованың Грозныйда эротик эчке кием кибете тотуы ихтималлыгын язып чыккан иде. Бу кибетнең эшчәнлегендә канун бозулар бар диелде. Сатып алучыларга чеклар бирелми, тауар ярлыксыз сатыла, кибетнең юридик заты турында да дөрес мәгълүмат бирелмәве әйтелде.

Рамзан Кадыров - ун бала атасы. Чечня башлыгы гаиләсендә дүрт малай һәм алты кыз тәрбияләнә. Медиа Чечен республикасында җаваплы вазифаларның зур өлешен Кадыровның туганнары биләп тора дип күп тапкырлар язды. Ләкин моңарчы республика җитәкчелегендә югары урыннар Кадыровның балаларына бирелгәне юк иде. 2018 елда BBC-ның Урыс хезмәте санап чыгарганча, Чечняда иң зур йогынтыга ия булган 150 түрәнең 30 проценты Рамзан Кадыровның туганнары булып тора.

2020 елның июлендә АКШ дәүләт департаменты Рамзан Кадыровка карата чикләүләр кертте. Яңа чикләүләргә Чечен республикасындагы кеше хокукларын бозу, аерым алганда, тоткыннарны газаплаулар, мәхкәмә уздырмыйча үлем җәзасы бирүләр һәм башка канун бозулар барлыгы әйтелде. Чикләүләр Кадыровның хатыны Мәднә Кадыйровага һәм аның кызлары Айшәт һәм Карина (Хәдичә) Кадыроваларга да кагыла.

Чикләүләр, аерым алганда, АКШка керүне, эшмәкәрлек бәйләнешләрен тыюны күздә тота, шулай ук Кушма Штатларда булган активларын туңдыру да каралган. Элегрәк Кадыровка карата икътисади чикләүләр кертелгән иде.

Кадыров АКШ чикләүләре турында фикер белдереп, әгәр хатыны һәм кызлары АКШ һәм Европада эшчәнлек белән кызыксынсалар, алар бу теләкләреннән үзләре үк баш тартырга әзер булыр иде дип белдерде.

XS
SM
MD
LG