Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан президенты Сталин репрессияләре корбаннары исемнәрен мәңгеләштерергә кушты


Шәүкәт Мирзийоев репрессияләр корбаннарын искә алу чарасында
Шәүкәт Мирзийоев репрессияләр корбаннарын искә алу чарасында

"Бу кешеләр зыялыларның иң алдынгы вәкилләре булган, репрессиягә эләкмәсәләр ил өчен күпме эшли алырлар иде" дип белдерде Мирзийоев.

Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзийоев республикада Сталин репрессияләренә эләккән һәр кешенең тарихын өйрәнергә кушты. Бу кешеләр хакында китаплар чыгарырга, алар исеме белән шәһәрләрдә мәхәлләләрне, мәктәпләрне атарга кирәк диде президент. Бу турыда ул 31 сентябрьдә репрессия корбаннары истәлегенә багышланган чарада әйтте дип хәбәр итә президент матбугат хезмәте.

Хәбәрдә Үзбәкстанда репрессия вакытында 100 мең кеше кулга алынган, 13 мең кеше атып үтерелгән дигән саннар китерелә.

"Бу кешеләр чын лидерлар булган, алар зыялыларның алдынгы вәкиле" дип белдергән Мирзийоев. "Күз алдына китерәсезме, алар репрессияләнмәгән булса, ватанның үсеше өчен, фән, икътисад, мәдәният, әдәбият үсеше өчен алар никадәр зур эшләр башкарган булыр иде, халкыбыз нинди зур ыргылыш ясаган булыр иде" дигән президент.

Үзбәкстанда репрессияләргә эләккән күренекле кешеләр арасында үзбәк романистикасына нигез салучы Абдулла Кадыйри, язучы Әбдерәүф Фитрат, мәгърифәт халык комиссариатының өч элеккеге башлыгы, тарих өлкәсендә әдәбият бастыручы Марксизм-ленинизм фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре бар. Зыялылар һәм революционерлардан тыш, кулак дип гаепләнеп дистәләрчә мең крестьян һәм гади халык вәкилләре зыян күргән.

30 елга якын вакыт дәвамында репрессия корбаннары исемнәрен туплау белән шөгыльләнүче "Мемориал" хокук яклау берләшмәсе мәгълүматына ярашлы, Сталин репрессияләре Советлар Берлегендә 12,5 миллионнан артык кешегә зыян салган.

"Евразия мониторы" уздырган сораштырулар 2009 елда Үзбәкстанда яшәүчеләрнең 53 проценты Сталин шәхесенә уңай караганын ачыклаган.

2019 елның 24 июлендә Петербурдагы Левашов мемориал зиратында Сталин чорында репрессия корбаннары булган татарлар хөрмәтенә һәйкәл ачылган иде. Һәйкәл куюда башлап йөрүчеләрнең берсе Ринат Беккин Азатлыкка әлеге истәлек билгесе һәм Петербур татарлары тарихын өйрәнү турында сөйләде.

XS
SM
MD
LG