Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия табиблары Навальный организмында "Новичок" төркеме агуы эзләре тапкан


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Агуның табылуы турында Германия Европа берлегенә һәм НАТОга хәбәр итәчәк, Русия илчесе әңгәмәгә чакырылачак дип белдерә ФРГ министрлар кабинеты.

Бундесвер лабораториясе Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальный организмында "Новичок" төркеменә керүче сугыш химик агулаучы матдәсе эзләрен тапкан. Бу турыда Германия хөкүмәте вәкиле белдерде.

Агуның табылуы турында Химик коралны тыю оешмасы, Европа Берлеге һәм НАТОга хәбәр ителәчәк, Германия тышкы эшләр министрлыгы Русия илчесен Навальный белән бәйле хәл турында сөйләшү өчен үзенә чакырачак диелә.

РИА Новости белән әңгәмәсендә Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Берлин Мәскәүгә Навальныйны "Новичок" белән "агулау" турында мәгълүматын җибәрмәде, Русиядә андый мәгълүмат юк дип белдерде.

Алексей Навальный агуланган булырга мөмкин дип активист китерелгән Берлин хастаханәсе 24 августта белдерде. Хәбәрдә Навальный холинэстераза ингибиторлары дип аталган актив маддәләр төркемендәге бер матдә белән агуланган булырга мөмкин диелгән. Бу химик матдә даруларда, пестицид һәм хәрби агулау коралы булырак кулланыла. Соңгыларының иң билгелеләре - зарин һәм "Новичок".

Шул ук көнне кич Омский өлкәсе баш токсикологы Александр Сабаев Навальныйны дәвалаучы Омски табиблары аның организмында холинэстераза ингибиторлары тапмаган диде. Шулай ук Навальныйның хәле дә әлеге матдәләрне кулланганнан соң була торган хәлгә охшамаган дип белдерде. Әмма аңа атропин кадалган. Алман табиблары да шуны куллана.

Алексей Навальный хәзер Германиянең Шарите университеты клиникасында, аның хәле авыр, ул һаман да комада. Шарите клиникасы табиблары аның гомеренә куркыныч янамый, әмма агулауның нәтиҗәләре озакка җитәргә мөмкин дип белдергән иде.

Сәясмән тарафдарлары җинаять эше ачуны таләп итә. Песков агулау турында җинаять эше ачарга нигез юк диде.

XS
SM
MD
LG