Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның үз униформасы бар


Радий Хәбиров (у) Айгиз Баймөхәммәтовка Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен тапшыргач

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров милли киемнәре белән үрнәк күрсәтте.

Узган ел ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җәмәгатьчелек алдына патша Русиясе чорындагы мәдрәсә шәкертләренекенә охшаган "ят" киемдә чыга башлаган иде. 24 декабрь ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада ул журналистларга ни өчен эшлекле костюм түгел, ә милли кием киюен аңлатты.

"Без үз гореф-гадәтләребезне, милли аш-суыбызны сакларга тиеш. Динебездән, милли ризыклардан, милли җырлардан һәм биюләрдән тыш, бездә милли кием дә бар. Ни өчен аны артистлар гына кияргә тиеш? Бу бит безнең халык киеме", – дигән иде Тататарстан президенты.

Рөстәм Миңнеханов "Печән базары"нда
Рөстәм Миңнеханов "Печән базары"нда

Шуннан соң Башкортстан башлыгы да "ят" киемдә пәйда булды. Ул аны беренче тапкыр 12 июнь узган Русия көне һәм Салават Юлаевның тууына 266 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларына киеп чыкты. Бүген әлеге костюмны кигән хакимият хезмәткәрләрен, артист, язучыларны көннән-көн күбрәк күрергә була. Азатлык бу киемнәрне тегүче остаханәдә булды. Аның җитәкчесе, модельер Радик Хәйруллин сүзен Башкортстан җитәкчесен киендерүе, бу костюмны тегү тарихы турында сөйләүдән башлады:

— Ел башында Башкортстанның мәдәният министрлыгы заманчалаштырылган башкорт милли костюмнары тегү буенча бәйге игълан иткән иде. Республиканы читтә тәкъдим иткән министрлар, эшкуарлар, җәмәгать эшлеклеләре милли стильле киемнәре белән аерылып торырга тиеш — бәйге шул максаттан игълан ителгән. Бәйгедә катнашучылар эскизлар гына тәкъдим итәргә тиеш булса да, без кием итеп тектек. Шуларның берничәсе арасыннан берсен Башкортстан җитәкчесе сайлап алып, кайбер киңәшләрен биргәннән соң безнең костюм җиңеп чыкты. Без аны эшләгәндә интернеттан башкорт сугышчылары киемнәре өлгеләрен алдык. Элек ул киемнәр озын булган, без аны бераз кыскарттык. Яртылаш классик костюмга камзул элементларын куштык. Бу кием шулай туды.

Радик Хәйруллин
Радик Хәйруллин

— Югары дәрәҗәле кешеләрдән үлчәүләрне үзегез аласыздыр?

— Әйе, әле дә республика хакимиятеннән өлгеләр алып кайттым. Мәскәүгә барып та заказлар кабул итәбез.

— Кием тегү өчен тукымаларны каян аласыз?

— Русиядә тукымалар җитештерелми. Кытай, Германия, Италия җитештерә. Кытайныкын кулланмаска тырышабыз. Чөнки аларныкы әйбәт түгел, күбрәк синтетика. Башлыча Италия тукымалары сатып алабыз. Яхшы тукымалар арзан тормый.

— Эшкуарларның күпчелеге коронавирус пандемиясеннән зыян күрде. Сезгә ул тәэсир иттеме?

— Коронавирусның зыяны тимәде. Хезмәткәрләребез авырмады. Әйткәндәй, бездә миннән башка 5 кеше эшли. Заказлар кимемәде, Аллага шөкер, алар артканнан-арта бара. Дөрес, авырлыклар бар. Без бу бинага күптән түгел күчендек, остаханә торак йортта урнашкан, аның аерым керү урыны булырга тиеш. Моның өчен чыгымнар кирәк. Кредит алырга ярамый, чөнки ислам дине тыя. Башкортстанда ислам банклары юк. Ләкин бу авырлыкларны да җиңәрбез дип уйлыйм.

Остаханә
Остаханә

— Сезгә кемнәр мөрәҗәгать итә?

— Безнең хезмәт арзан түгел. Һәркем тектерә алмый. Ләкин Уфада матди яктан хәлле, үзләрен яраткан кешеләр дә шактый. Аларга башкалардан аерылып тору ошый. Шуңа кибеттән алган белән канәгатьләнми, безгә мөрәҗәгать итәләр. Ошаткач даими йөри башлыйлар, танышларына киңәш итәләр. Гадәттә тормышта уңышка ирешкән кешеләр махсус кием тектерә.

Ә инде бу милли костюмны республикабызга битараф булмаган, аны таныту өчен җан аткан кешеләр тектерә.

— Зур эшләрегез дип тагын нәрсәләрне атар идегез?

— Спортчылар белән эшләү тәҗрибәбез шактый. Әйтик, 2009 елда Уфада узган биатлон Европа чемпионатын оештыручылар һәм арбитрлар өчен махсус форма тектек. 2013 елда узган хоккей дөнья чемпионатына, 2014 елда Олимпиада уеннарына, билбауда көрәш Европа чемпионатына әзерләдек. Шулай ук "Салават Юлаев" хоккей такымының күчмә ярышлары өчен тренерларга костюмнар, "Уфимочка" волейбол төркеменә форма тектек.

Фидан Гафаров һәм Радик Хәйруллин
Фидан Гафаров һәм Радик Хәйруллин

Ә инде аерым клиентларга килгәндә, алар арасында дәрәҗәле түрәләр, эшкуарлар һәм хәтта Русиянең танылган киноактерлары да бар. Мәсәлән, Уфада "Ловец ветра" фильмын төшергәндә Марат Бәшәровка һәм аның төркеменә костюмнар тектек.

Хакимияттә эшләүчеләр, район башлыклары, артистлар, язучылар мөрәҗәгать итә.

Илнең иң көчле кешесе Эльбрус Нигъмәтуллинга да тектек.

Артистлардан Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Ришат Төхвәтуллин һәм башкалар белән күптәннән хезмәттәшлек итәбез.

— Тормыш юлыгыз белән дә таныштырсагыз иде.

— Мин Үзбәкстанда, Ташкент өлкәсенең Чирчик районында туып үстем. Сигезенче сыйныфта укыганда әти-әниләрем белән Татарстанга, Актанышка кайттык. Анда тегүчелеккә укыдым. Хәрби хезмәттә дә шушы ук һөнәр буенча эшләдем. Ярославльдә тимер юл гаскәрләрендә хезмәт иттем. Андагы хәрби бүлек башлыгы чыгышы белән Башкортстаннан булган полковник Ирек Насипов иде. Милләте белән башкорт кешесе. Ул һөнәремне белгәч хәрби остаханәгә алды. Ике ел буе офицерларга кием тектек. Кайткач Актанышта берничә ай яшәгәннән соң Уфада Башкорт дәүләт университетында укыган абыем: "Өйдә тик ятканчы монда кил. Төркемдәшләргә, студентларга чыгарылыш кичәсенә кием тегәрсең", дип чакырды. Ул чорда яхшы кием табып булмый иде. Алмаш киемнәремне һәм тегү машинасы күтәреп 1997 елда Уфага килдем һәм шуннан торып та калдым. Бер ел Казанда да эшләп кайттым. Уфаны бик яратам. Үзбәкстанда яшәгәндә туганнарым Стәрлетамакка ялга кайтып киләләр иде. Үзләре белән бал, мәтрүшкә кыстырып, мунчада чабына торган миннек күтәреп киләләр. Мин аны иснәп карыйм, ул шундый хуш исле! Бу як мине шундый исе белән үк тартты, мәхәббәт шунда туды.

Минем бабай 7-8 яшьтә Үзбәкстанга чыгып киткән. Әбием дә теккән, әнием кием кисүче иде. Мин өченче буын тегүче.

Милли йөзле костюм тектерүчеләр арасында әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән язучы Айгиз Баймөхәммәтов та бар. Ул бу хакта шуларны сөйләде:

Айгиз Баймөхәммәтов һәм Радик Хәйруллин
Айгиз Баймөхәммәтов һәм Радик Хәйруллин

"Мин костюмны Башкортстан башлыгы Радий Хәбировта күрү белән бик ошаттым һәм үземә дә тектердем. Бу костюм бик уңайлы. Мин аны мөһим чараларга, чит илләргә, чит төбәкләргә чыкканда гына киям.

Дизайнер костюмны элекке башкорт яугирләре киеме өлгесеннән алып эшләгән. Аны элекке фотоларда, мәсәлән, башкорт әдәбияты классигы, фолкьлорчы Мөхәммәтша Буранголов фотосында күрергә була.

Мин Казакъстанда ирләр костюмында чигелгән милли орнаментлар булуын күргәч, үзем дә шулай эшләтергә уйлаган идем. Бу мин эзләгән кием. Әйбәт идея. Чит илләргә, Русиянең башка төбәкләренә чыкканда без артистлар кебек җилән, төлке тиресеннән теккән милли бүрек киеп йөри алмыйбыз. Мин киләчәктә ул бик популяр булып китәр дип уйлыйм”, диде язучы Айгиз Баймөхәммәтов.

Этносәясәтче Илдар Габдрафыйков:

"Модельер XIX гасыр азагы, XX гасыр башындагы башкорт гаскәриләренең киемен стильләштергән. Аңа кадәр сугышчыларның киемнәре башкачарак булган. Бу милли кием түгел, Радий Хәбиров күпмилләтле республика җитәкчесе буларак, милли кием киеп чыга алмый бит инде. Ләкин мәдәни төрлелек булырга тиеш. Бу костюм үзенә күрә республиканың символы, билгесе кебек. Татарстанда Рөстәм Миңнеханов кия башлады, Казакъстанда традицион киемнәрдә милли символ элементларын күрергә була. Бу этник кием түгел, аны башкортлар гына түгел, татарлар да, урыслар да, башка халыклар да кия ала. Бу кием безнең республика кешесе икәнлекне күрсәтә.

фикерләр (11)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG