Күпкатлы йортның беренче катында урнашкан мәктәп зур түгел, якын килмичә, рәшәткәле ишекләр артындагы алтактасын да күреп булмый. Шуңа да карамастан, ул Русиядә дәүләт мәгариф стандартларына туры килә торган белем өстенә гарәп телен дә укытучы беренче мәктәп санала. Мәктәп җитәкчесе Хава Татаева Азатлыкка мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләү, изоляция чорында онлайн-укыту, быелгы уку елындагы саклык чаралары турында сөйләде.
— Бездә башлангыч мәктәп, беренче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәр. Мәскәү мәгариф департаменты лицензиясе нигезендә укытабыз. Балалар биредә гадәти мәктәптәге фәннәрне — рус телен, математиканы, әдәби уку, тирә-юньне өйрәнә, плюс әдәби гарәп теле һәм инглиз теле. Телләрне беренче сыйныфтан өйрәнәләр. Беренче баскычта сөйләм, аралашу теле, киләсе баскычларда гына уку, грамматика. Балалар беренче сыйныфтан ук тел мохитенә эләгә.
— Сыйныфлар зурмы?
— Бер сыйныфта максимум ун бала. Балаларның һәрберсенә индивидуаль караш, чөнки балалар саны күп түгел, мөгаллим һәрберсе белән дә шөгыльләнә ала. Уку төркем эчендә бара, чөнки безнең өчен балаларның үзара тату яшәргә өйрәнүе, ярдәмчел булуы бик мөһим, конкуренция шартларында түгел. Балалар бездә тулы көн буе - иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр, шуңа күрә өч тапкыр ашатабыз, ашау хәләл: иртәнге, төшке, кичке аш.
— Сездә ислам дәресләре укытыламы?
— Юк, дини дәресләр укытмыйбыз. Әдәби гарәп теле дәресләре генә бар.
— Карантин вакытында укыттыгызмы?
— Әйе, онлайн-форматка күчтек, бездә ул бик уңышлы узды. Карантинның беренче көнендә үк, Роспотребнадзор мәктәпләр ябылачак, диюгә без җитез генә дистанцион укуга күчә алдык, укытучыларны да өйрәттек — онлайн укуны кызыклы итү өчен нинди ысуллар кулланырга, ничек балаларны арытмаска, чөнки дистанцион уку офлайн укудан аерыла. Быелгы уку елы турында да ата-аналардан күп сораулар килә, без шәһәрнең мәгариф департаменты һәм Роспотребнадзор күрсәтмәләре нигезендә эшлибез, әлегә онлайн уку турында күрсәтмә килмәде. Сыйныф саен зарарсызландыручы Дезар аппараты тора. Роспотребнадзор кушканча, алар һәр мәктәптә тора. Мондый аппаратлар бездә мәктәп ачылганнан бирле тора иде, элек бу киңәш ителгән әйбер генә булса, пандемия вакытында мәҗбүригә әйләнде.
— Барысы ничә бала укый?
— Әйткәнемчә, бер сыйныфта ун балага кадәр. Уку башлангач килүчеләр дә була. Әлегә якынча егерме биш бала. Укучылардан тыш әле мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен әзерлек төркеме дә бар, анда да якынча унлап бала йөри.
— Мәктәп кайчан ачылды?
— 2018 елда ачылдык, 2019 елда лицензия алдык. Без — хосусый мәктәп, ата-аналар балаларын укыту өчен абонемент сатып ала.
— Нинди милләт балалары укый?
— Бездә аерым милли эшчәнлек юнәлеше яки милли комьюнити юк, башлыча Идел буе һәм Кавказ халыклары балаларын китерә. Бу бездә гарәп теле булуы белән, ата-аналар балаларын традицион гаилә кыйммәтләрендә тәрбияләү белән бәйле. Гомумән, милләтләр бик күп төрле, балалар күп төрле төбәкләрдән. Татарлар, дагълар, кабарда-балкарлар, чеченнар, ингушлар һәм башкалар бар, бездә милләт буенча аеру юк. Милли география бик зур, традицион гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның үзара милли гадәтләре белән уртаклашуларын күзәтүе бик кызык.