"Ачык Русия" проекты оештырган "Юк" кампаниясе оештыручылары Русия Конституциясенә үзгәрешләр өчен тавыш бирү нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруны таләп итеп Югары мәхкәмәгә шикаять юллаган.
Шикаять авторлары – журналистлар, иҗтимагый активистлар һәм Мәскәү думасы депутатлары Андрей Пивоваров, Юлия Галямина, Илья Азар, Марина Литвинович, Андрей Морев һәм Сергей Давидис. Моннан тыш, шикаятькә тагын 42 мең кеше кул куйган. Шикаять бирүчеләр Үзәк сайлау комиссиясенең Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирү тәртибе турында карарын гамәлдән чыгаруны таләп итә. Аерым алганда, тавыш бирү аның билгеләнгән көненнән өч атна алдан ук башлануы канунга каршы килә дип белдерә.
"Үзәк сайлау комиссиясенең күп көнлек тавыш бирүне һәм күп көнлек тавыш бирүнең төрле формаларын кертергә вәкаләте юк" дип белдерә авторлар, һәм алдан тавыш бирүнең берничә варианты, йорт ишегалларында (агач төпләрендә, машиналарның йөк бүлекләрендә) тавыш бирү оештырылганын искәртә. Алар шулай ук электрон тавыш бирүне кертү дә дөрес түгел дип белдерә. "Болар барысы тулысынча канунга каршы килгәнгә, үзгәрешләр өчен тавыш бирү нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылырга тиеш" диелә шикаятьтә.
Июльдә әлеге шикаятькә мза җыю оештырылды, 15 июльдә Мәскәүдә имза җыю чарасыннан соң 140тан артык кеше тоткарланды. Шундый ук чаралар Петербурда һәм Русиянең башка шәһәрләрендә дә узды. Мәскәү шәһәре думасы депутаты Юлия Галяминага митинглар уздыру кагыйдәләрен күп тапкырлар бозуда гаепләп җинаять эше ачылды.
Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирү 25 июннән 1 июльгә кадәр узды. Үзәк сайлау комиссиясе үзгәрешләрне яклап 77,92 процент (57 миллионнан артык кеше) тавыш бирде дип белдерде. Тавыш бирү вакытында күп санлы хәрәмләшүләр булганлыгы ачыкланды, мәсәлән, кайбер кешеләр ике һәм өч тапкыр тавыш биргәнлеге ачыкланды. Шуңа карамастан, үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Элла Памфилова тавыш бирү нәтиҗәләренә тәэсир итәрлек сайлау тәртибен бозулар булмады дип белдерде.