Accessibility links

Кайнар хәбәр

Die Welt: Европа Берлеге Лукашенкага каршы чикләүләр кертүдән баш тарткан


Александр Лукашенка
Александр Лукашенка

Беларус президентын чикләүләр исемлегенә кертүгә Германия, Италия һәм Франция каршы чыккан.

Европа Берлеге Беларуска каршы чикләүләр кертергә җыена, ләкин ул исемлектә Беларус президенты Александр Лукашенка булмаячак. Бу турыда үз чыганакларына сылтанып Welt газеты яза.

Материалда әйтелгәнчә, бәхәсле президент сайлаулары һәм урамнарда протест чараларында халыкка каршы куәт оешмалары гамәлләре аркасында Европа Берлеге Беларуска карата чикләүләр кертергә уйлый. Чикләүләрнең нидән гыйбарәт буласы бу атнада хәбәр ителергә мөмкин диелә. Шул ук вакытта Германия, Франция һәм Италия Лукашенкага карата шәхси чикләүләр кертүгә каршы чыккан. Мондый адым Беларус белән дипломатия мөнәсәбәтләренә комачаулар дип саный бу ил вәкилләре.

31 августта Эстония, Латвия, Литва Европа Берлеге карарын көтеп тормыйча Беларуска үз чикләүләрен керттеләр. Исемлектә Лукашенкадан кала тагын 29 түрә бар.

XS
SM
MD
LG