Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит илдә укып кайткан имамнар Русия уку йортын да тәмамларга тиеш булачак


Казандагы татар имамнары җыены. 2018 ел

"Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр" федераль канунына төзәтмәләр кертелсә, чит илдә укып кайткан имамнарга Русиядәге дини уку йортын да тәмамларга туры киләчәк. Чит илдә белем алучыларга элек тә ышаныч чамалы иде.

Русия хөкүмәте "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр" федераль канунына төзәтмәләр кертергә җыена. Өлгенең аңлатмалар өлешендә билгеләнгәнчә, төзәтмәләр пакеты "Дини берләшмәләр эшчәнлеген көйләү өлешендә Русия канунын камилләштерү максатыннан әзерләнгән".

Документта әйтелгәнчә, кайбер төзәтмәләр "чит илләрдә дини белем алып дини экстремистик идеологияне дини оешмалар эшчәнлегендә тараткан руханиларның катнашуларын булдырмауга" мөмкинлек бирәчәк.

Әгәр нормалар кабул ителсә, руханилар һәм "дини оешмаларның дини персоналын тәшкил итүчеләр", Русия җирлегендә дини яки укыту эшчәнлеге башланганчы, Русиядә "дини белем бирү оешмаларында өстәмә профессиональ белем" алырга тиешләр.

Шулай ук канун өлгесендә Русиядә экстремизм өлкәсендә сораулар булган руханиларга "дини төркем җитәкчесе итеп билгеләү" дә чикләнә. Монда сүз гамәлләрендә экстремистик активлык билгеләре булган һәм эшчәнлекләре мәхкәмә карары белән тыелган кешеләр турында бара.

Берничә ел элек Татарстанда да имамнарның "кара исемлеге" бар дигән сүзләр таралды. Нигездә моңа ваһһаби, сәләфи идеологиясе белән бәйле имамнар керә һәм аларны мәчетләргә эшкә алмаска кушылган диелде. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин моны Азатлыкка кире какты.

Русиянең кайбер республика-төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда чит илдә укып кайткан мөселман руханиларын Русия дини уку йортларында белем алмыйча мәчетләргә эшкә алмау тәҗрибәсе инде берничә ел дәвам итә. Берничә ел элек чит илдә укып кайткан имамнарның күбесе читтән торып Русия ислам университетын тәмамлады. Шуңа имамнарга бу канун өлгесе бернинди яңалык булмаган.

Киров мөфтие Зөфәр Галиуллин мәктәптә төпле белем алмаган яшьләргә чит илдә төрле идеология сеңдереп була дип саный.

Зөфәр Галиуллин
Зөфәр Галиуллин

"Кайсы илдә белем алуга игътибар бирергә кирәк. Элек-электән татарлар Бохарада, Төркиядә, Гыйракта, Мисырда гыйлем алган. Шул нигездә уртак фикерләр формалашкан. Ләкин иң мөһиме, Диния нәзарәте кемне кая юллавын белергә, киләчәктә кая хезмәт итәчәген тәгаенләргә тиеш. Мәгълүм ки, Шиһабетдин Мәрҗәни Гыйракта укучы шәкертләргә нинди мәсьәләләргә игътибар бирергә икәнен яза, хәтта Ибн Фадланның Багдадтан Болгарга сәяхәтнамәсен табарга куша. Чит илдә укырга гына түгел, аларны укытырлык Муса Бигиларыбыз булырга тиеш. Ләкин әле бүген имамнар саны сыйфатка әйләнмәгән.

Безнең татар халкының көче дә шунда булган, бабаларыбыз ислам динен кабул итеп галимнәр турында да кайгырткан һәм бөтен дөньяга мәшһүр галимнәр тәрбияләгәннәр. Шуңа мәдрәсәләрдә киң белем биргәннәр. Бүген исламны Коръән конкурсы, мөселман сабан туе, мөселман футболына әйләндереп культпросвет эше белән шөгыльләнәләр", диде Зөфәр хәзрәт.

Мари Иле республикасының Звениговский районы Красногорски мәчетенең имамы Фәрит Шаһиев канундагы бу яңалыкларны дөрес түгел дип саный.

Фәрит Шаһиев
Фәрит Шаһиев

"Чит илдә укучылар гарәп телен яхшырак беләләр. Ихласлырак. Ниндидер галимне чит илдә укыган өчен генә Русиядә кабул итмибез дисәләр, дөрес түгел бит. Кая укыганга карап түгел, ә белеменә, нинди файда китерүеннән чыгып бәяләргә кирәк.

Гарәп илләрендә гарәп телен камилрәк өйрәтәләр. Русиядә андый дәрәҗәдә укытучы уку йортлары юк. Ә гарәп телен яхшы дәрәҗәдә белү ул беренчел.

Болай уйласаң, бездә Шиһаб Мәрҗәни һәм Ризаэддин Фәхретдин кебек билгеле шәхесләр дә чыкмас иде", диде ул.

Рәсүл Фәткуллов
Рәсүл Фәткуллов

Ульянның икенче үзәк мәчете имамы Рәсүл Фәткуллов чит илдә укып кайтканнарга Русиядә аттестация узуның бернинди проблемы юк дип саный.

"Минемчә, чит илдә укуын тәмамлаган һәр кеше безнең уку йортларында аттестацияне бик җиңел тапшырачак, чөнки дини өлкәдә безнең уку йортлары "йомшаграк" санала" диде ул.

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG