Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ мәктәпләргә һөҗүмнәр әзерләүче төркем әгъзалары тоткарлануын хәбәр итте


Тоткарланучыларның зур өлеше "ябык интернет-берләшмәдә" торган диелә. 

Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Русиядә мәктәпләргә, кеше күп җыелган җирләргә, хокук саклау оешмаларына һөҗүмнәр һәм кеше үтерүләр әзерләүчеләрне тоткарлавы турында белдерде. Илнең төрле төбәкләрендә барлыгы 13 кеше тоткарланган дип яза Интерфакс. Шуларның унбере интернетта "ябык берләшмәдә" торган диелә.

Тентүләр вакытында аларның көндәлекләре, телефон-планшетлары алынган, "аларда кабынучан һәм шартлаткыч корал ясау инструкцияләре, уку йортларына, хокук саклау оешмаларына һәм кеше җыела торган урыннарга һөҗүм схемалары табылды" дип сөйләгәннәр ФСБ вәкилләре. Алар һөҗүмнәр ясарга җыенган һәм башкаларны да моңа үгетләгән диелә.

Шулай ук төркемдә кулдан ясалган дүрт шартлаткыч, шома көпшәле ау мылтыгы, травматик һәм салкын кораллар табылган диелә.

Тоткарланган кешеләрнең берсе 1 сентябрьдә мәктәп линейкасында террорлык гамәле ясарга җыенган дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG