Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлдермештән Әлмәндәр (Старик из деревни Альдермеш) – Туфан Миңнуллин


Фрагмент спектакля театра им. Г.Камала. В роли Альмандара – Шаукат Биктемиров.
Фрагмент спектакля театра им. Г.Камала. В роли Альмандара – Шаукат Биктемиров.

Сегодня мы читаем один из самых известных татарских спектаклей – "Әлдермештән Әлмәндәр" Туфана Миннуллина. Смерть приходит за 91-летним Альмандаром, но жизнелюбивый старик пытается всячески отсрочить свой уход из жизни и попрощаться с родными.

Мы упростили текст произведения и изложили его в виде прозы. Также мы записали красивое аудио и перевели ключевые фразы. В конце материала есть тест по содержанию и лексике. Приятного прочтения!

Әлдермештән Әлмәндәр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:19:27 0:00
йөкләү

Күп йөргән, күпне күргән, дөньяның ачысын–төчесен татыган, ләкин күңел көрлеген югалтмаган авылым картларына багышлыйм.

Посвящаю много ходившим, много видавшим, ощутившим горести жизни, но не потерявшим душевный подъем деревенским старикам.

***

Әлмәндәр карт бакчасында эшләп йөри иде. Шулвакыт бакчага әкрен генә Әҗәл керде һәм картка эндәште:

– Әссәламү галәйкүм.

– Вәгаләйкүм әссәлам. Әйдә, уз.

Әлмәндәр атлы карт син буласыңмы?

– Әлмәндәре мин булам, карты кайдадыр, белмим, – дип җавап бирде Әлмәндәр. – Син кем? Танымыйм.

Иң әүвәл кул бирешеп күрешик, Әлмәндәр, – дип Әҗәл кулын сузды.

Танымаган кешегә кул бирмим мин, – диде Әлмәндәр һәм эшен дәвам итте.

Әҗәл бүкәнгә утырды һәм:

– Утыр, – дип әмер итте. Әлмәндәр кузгалмады. Әҗәл үзе янына барды һәм кесәсеннән блокнот чыгарды.

– Әйе, исемең синең Әлмәндәр, атаңның исеме Җиһангир, бабаң Моратхуҗа атлы. Телисең икән, җиде бабаңа хәтле саныйм. Өч көн элек сиңа туксан бер яшь тулган. Ике тапкыр өйләнгәнсең. Кыскасы, менә бу дәфтәргә синең бөтен гомерең язылган.

Әлмәндәр бу сүзләргә бик гаҗәпсенде.

– Кем соң син? – дип сорады ул. Тик таныш түгел зат һаман үзенекен сөйли.

Бабаң кырыкта, атаң кырык биштә үлгәннәр. Син нишләп туксан бергә җиттең?

– Анда синең ни эшең бар?! Яшисем килде – яшәдем.

– Ха! Яшисе килгән, имеш. Кемнең яшисе килми? Ләкин кеше мәңгелеккә килмәгән. Мин шаярмыйм, Әлмәндәр. Мин шаяра белмим.

Әлмәндәр Әҗәлгә карады да кинәт артка чигенде.

– Күргәнем бар кебек сине, – диде ул.

– Ялгышмыйсың, Әлмәндәр. Без синең белән өч тапкыр очраштык, монысы дүртенчесе һәм соңгысы.

– Кем соң син? – Әлмәндәр кем белән сөйләшкәнен әле дә аңламый иде.

– Мин сине күрүгә үк таныдым. Без синең белән беренче тапкыр бер мең тугыз йөз бишенче елда очраштык. Япон сугышында. Син яраланган идең. Мин сине алып китәргә килдем. Озак көрәштек. Ләкин кире китәргә туры килде. Хәтерлисеңме?

– Хәтерләмим.

– Яхшы. Икенче очрашу бер мең тугыз йөз унбишенче елны булды. Син урман эчендә сазлыкка баткан идең, әсирлектән качтың. Мин килдем. Ә син тагын качтың, мине алдадың.

Өченче тапкыр, бер мең тугыз йөз утызынчы елда, колхоз төзеп йөргәнең өчен кемнәрдер сәнәк белән кадаганнар иде. Мин тагын килдем. Ләкин Евстигней исемле кеше минем кулдан тартып алды. Таныдыңмы инде?

Әлмәндәр кинәт кем белән сөйләшкәнен аңлады һәм бик курыкты.

– Син Әҗәлме? – дип сорады ул.

Нәкъ үзе.

– Ник килдең? Мин сине чакырмадым. Мин бит яралы түгел, исән–сау.

Кирәгеннән артыгын яшәгәнсең. Син туксанга гына җитәргә тиеш идең.

Әҗәл кесәсеннән кәгазь чыгарды һәм Әлмәндәргә сузды.

– Менә шушы повесткага кулыңны куй. Туп-туры безнең шеф Газраил янына юнәләсең. Бу юлы мине алдаламассың. Коткаручы да булмас.

– Вакыт җитте, дисеңмени? Бик тиз була түгелме соң?

– Нинди тиз. Туксан бергә җит тә, тиз, имеш. Бер генә адәм баласының да мине җиңгәне юк. Галимнәр дә, патшалар да – барысы да җиңеләләр.

Слова и выражения

  • Әлмәндәр атлы – по имени Альмандар
  • иң әүвәл кул бирешеп күрешик – для начала поздороваемся
  • танымаган кешегә – незнакомцу
  • бүкәнгәна пень
  • җиде бабаңа хәтле саныйм – перечислю до седьмого поколения
  • таныш түгел зат – незнакомец
  • үзенекен сөйли – говорит своё
  • имешздесь: видите ли
  • мәңгелеккә килмәгән – пришёл не навсегда
  • артка чигенде – попятился
  • бер мең тугыз йөз бишенче елда – в тысяча девятьсот пятом году
  • кире китәргә туры килде – пришлось уйти обратно
  • сазлыкка баткан идең, әсирлектән качтың – тонул в болоте, бежал из плена
  • колхоз төзеп йөргәнең өчен кемнәрдер сәнәк белән кадаганнар иде – за то, что строил колхоз, кто–то воткнул вилы
  • кулдан тартып алды – вырвал из рук
  • Нәкъ үзе. – Именно он.
  • кирәгеннән артыгын– дольше, чем нужно
  • кулыңны куй – распишись
  • Газраил янына юнәләсең. – Направишься к Газраилу (ангелу смерти).
  • җиңеләләр – сдаются

– Эшлисе эшләрем бар бит әле, – дип Әлмәндәр Әҗәлгә каршы килде. Әмма Әҗәл аңа каршы:

– Бер генә адәм баласының да дөньядагы эшне эшләп бетергәне юк, – диде.

Әлмәндәр Әҗәлгә бирешергә теләмәде. Үлем турында уйларга теләми иде ул. Яңадан эшенә кереште, такта ышкылый башлады. Әлмәндәр әйтүенчә, бу чардуган өчен кирәк иде.

Әҗәл картны туктатырга тырышты. Әмма хәйләкәр Әлмәндәр Әҗәлне янә алдаларга теләде һәм ярдәм сорады. Әҗәл:

– Мин монда такта ышкыларга килмәдем, – диде.

Әлмәндәр:

– Алайса көт, – диде һәм җыр җырлый башлады:

Ала карга дигән, әй, асыл кош,
Тәүбә иттең мәллә үлмәскә?
Син тәүбә итсәң дә, мин дә иттем
Әҗәл дуска кулым бирмәскә.

Әҗәл Әлмәндәрне һаман ашыктырды.

– Чардуганыңны башкалар ясар, – диде.

Әмма Әлмәндәр аңа:

– Үз эшемне кешегә калдырганым юк, – дип җавап бирде. Әҗәлгә бу сүзләр бик ошады.

– Аһа! Ошыйсың син миңа, картлач. Кайберәүләр мине күргәч куркалар. Кул куйганда, куллары калтырый. Синең белән кызык. Көтәм мин сине. Яхшы чардуган яса.

Әлмәндәр озак эшләде. Аннары ял итәргә туктады. Әҗәл сүз башлады.

– Кызык, әйеме, Әлмәндәр, Берәүләр мине көтеп торалар, мин килмим. Син көтмәдең – мин килдем.

Килгән юлыңнан кире кит. Кәгазеңә кул куймыйм. Газраилең үзе килсен.

– Алай булмый.

– Була. Минем анда барырга вакытым юк. Өйләнәсем бар.

– Нишлисең бар?

– Өйләнәсем бар.

Әҗәл озак итеп көлә.

– Кызык кеше син.

– Нигә авызыңны ерасың? Сугышта югалган дүрт малаемның икесе өйләнмәгән иде. Үзем өчен бер өйләндем, бер малаем өчен икенче өйләндем, икенче малаем өчен тагын бер өйләнәсем бар. Ә син, тинтәк, җанымны сорап килгәнсең.

– Мин сорамыйм, Әлмәндәр, таләп итәм.

– Куркытты! Әлмәндәрнең мыегы да селкенмәде.

Алайга китсә… – Әҗәл Әлмәндәр өстенә килә. Әлмәндәр аның өстенә такта күтәреп бара. Сугыштылар. Аргач, Әҗәл Әлмәндәргә болай диде:

– Әлмәндәр, сабыр гына уйла әле…

– Уйларга вакытым юк. Такталарны күтәр.

– Нишләтәбез?

– Такта ташыйбыз.

– Кая? Нәрсәгә?

Төпченмә. Ташып бетергәч, күрерсең.

Әлмәндәр Әҗәлне алма бакчасына алып барды. Әҗәлгә кадаклар бирде. Аны эшләргә өйрәтте.

– Чүкеч сабын алай тотмыйлар, сарык, бармагыңа сугасың. Менә болай тот. Әйдә.

Әҗәл тырышып такта кадаклады.

– Эш түгел бу, – дип ачуланды ул.

– Ярый, ял ит. Йә минем урынга үзең үләрсең. Аннары синең өчен теге дөньяда җавап тотасы булыр.

– Мин үлемсез, Әлмәндәр. Үлемсез булу начар. Үлү зур бәхет ул. Сез, кешеләр, шуңа бәхетле. Сез төзисез, сез өмет белән яшисез. Минем өмет юк, мин җимерүче.

– Җимермә, кем куша җимерергә?

Дөнья шулай корылган, Әлмәндәр.

– Алып китәм, дисең инде, ә?

– Шулай итәргә кирәк, Әлмәндәр.

– Хәзер үк, дисең инде, ә?

– Шулай булыр инде, Әлмәндәр.

– Әллә бераз көтәсеңме?

– Күпме?

– Илле ел.

Әҗәл тагын көлә.

– Шаярма, Әлмәндәр. Булмый.

– Ун ел.

– Булмый.

– Бер ел.

– Әйтәм бит, Әлмәндәр, булмый. Ярамый.

– Бер ай, бер атна…

– Булмый дим!

– Минем оныкларым бар, оныкларымның уллары, улларының уллары бар. Мин үлгәндә, алар минем янда булырга тиеш. Аларга хәбәр итәргә кирәк.

– Телеграмма сук, бүген кайтып җитәрләр.

Ахмак. Эшләгән җирләрендә алар кирәк. Аларны эшләреннән аерырга ярамый. Мин үзем алар янына барырга тиеш.

– Гафу ит, Әлмәндәр, булмый. Мин сиңа чардуганыңны эшләп бетерергә вакыт бирәм. Хуҗа тиз кайт, диде.

– Бар, бүтән эшләреңне эшлә, аннары килерсең.

Һәркемнең үз нәүбәте, Әлмәндәр. Бу юлы син кадакла. Хезмәтчең иттең мине.

– Дөрес әйтәсең. Хезмәтең өчен гомерем белән түлим мин сиңа.

Икесе дә тагын эшли башладылар. Икесенең дә башларында төрле уйлар бар иде. Әлмәндәр узган гомерен исенә төшерде. Ә Әҗәл картны кызганды. Әлмәндәр туктады да тагын нәрсәгә кул куярга тиешлеген сорады.

– Әйттем бит. Син бер ел артык яшәгәнсең. Газраилнең законын бозгансың, – дип аңлатты аңа Әҗәл.

– Ярар, сезнеңчә булсын. Мин сезнең законыгызны бозганмын. Ә синең Газраилең бер нәрсәне беләме? Минем берсеннән–берсе таза биш малаем бар иде. Шуларның дүртесе сугыштан кайтмады. Иң олысына утыз алты, иң кечесенә егерме яшь иде. Әгәр дә синең Газраилең туксан яшьтән узарга бирми икән, нигә минем малайларымның туксанга җиткәнен көтмәгән?

– Анысы минем эш түгел бит, Әлмәндәр. Сугышны адәм балалары үзләре чыгаралар.

– Синең Газраилең ни өчен сугыш чыгаручыларның җанын алмый?

– Алды.

– Ничаклы кешеләрне үтергәчме? Сугыш чыгарырга җыенуларын күрүгә үк муеннарын борырга иде аларның.

– Бик тирән кермә, Әлмәндәр.

– Кермәме?! Кермим, чыгам. Бар, Газраилеңә кайтып әйт, Әлмәндәргә үләргә иртәрәк, диген. Дүрт баласы өчен яшисе бар әле аның, диген. Кимендә йөз утыз ел. Дөресме?

Слова и выражения

  • такта ышкылый башлый – начинает строгать доску
  • чардуганограда вокруг могилы
  • куллары калтырый – руки трясутся
  • Килгән юлыңнан кире кит. – Уходи туда, откуда пришёл.
  • Өйләнәсем бар. – Жениться надо.
  • авызыңны ерасың – смеёшься
  • тинтәк, җанымны сорап килгәнсең – дурень, за душой моей пришёл
  • таләп итәм – требую
  • мыегы да селкенмәде – и усом не повёл
  • Алайга китсә... – Если на то пошло...
  • өстенә килә – идёт на него
  • күтәр – подними
  • ташыйбыз – будем таскать
  • төпченмә – не доискивайся
  • чүкеч сабын алай тотмыйлар – черенок молотка так не держат
  • үләрсең – умрёшь
  • теге дөньяда җавап тотасы булыр – придётся на том свете отвечать
  • дөнья шулай корылган – җизнь так построена
  • Ахмак. = Тинтәк.
  • эшләреннән аерырга – отрывать от дела
  • Һәркемнең үз нәүбәте. – У каждого свой черёд.
  • хезмәтең өчен гомерем белән түлим – за службу твою плачу своей жизнью
  • нәрсә өчен кул куярга тиешлеген – о чём он должен расписаться
  • сезнеңчә – по–вашему
  • берсеннән–берсе таза – один другого здоровее
  • сугыш чыгаручыларның җанын алмый – не отнимает жизни у тех, кто начинает войну
  • Сугыш чыгарырга җыенуларын күрүгә үк муеннарын борырга иде аларның. – Надо было им шеи свернуть, как только узнал о том, что они пытаются войну начать.
  • Кимендә йөз утыз ел. – По меньшей мере сто тридцать лет.

– Бәлки дөрестер дә... Тагын, утыз ел яшәдең ди. Ул яшәүнең ни кызыгы? Кемгә кирәк син?

– Шаярма, Әҗәлетдин. Үзең ишеттең, присидәтел нәрсә диде? Печән өябез, ярдәм итәргә кил, диде.

– Ул бит аны көлеп әйтте.

Тагын эләктең, Әҗәлетдин, – дип көлде Әлмәндәр. – Кеше мине күреп елмая. Аның елмайганына башка кеше елмая. Шуннан соң кирәк булмыйммы инде мин?

Урамда балалар тавышы ишетелде. Күрше малайлары күренде. Әлмәндәр, аларга күрсәтеп:

– Шуларны калдырып ничек китим инде? Миннән башка нишләрләр? Аларны укытасы, өйләндерәсе бар… – диде.

– Бер айдан ук онытачаклар, – дип каршы килде Әҗәл.

– Нишләтәсең, һәркемнең үз юлы.

Әҗәлнең көтәргә түземлеге калмады. Әлмәндәр картка кулын куярга әмер итте. Әлмәндәр ризалашты һәм каләмне алды. Аннары:

– Әҗәл дус. Мин яза белмим бит. Син сабыр ит. Әйдә бераз эчик әле, – диде.

Карт чокырга бал салды һәм Әҗәлгә сузды.

Минем исәнлеккә тот.

– Юк, юк… – дип каршы килде Әҗәл. Беренчедән, миңа ярамый. Икенчедән, синең исәнлеккә эчә алмыйм. Мин бит синең янга исәнлек–саулык теләп килмәдем.

– Минем җаным өчен тот, алайса.

– Шулай дисәң генә, – дип ризалашты Әҗәл һәм балны эчте.

– Менә шулай. Менә шулай. Ничек, әйбәтме?

Әлмәндәр Әҗәлне исерткәнче эчерде. Әлмәндәр аннан кычкырып көлде. Әҗәл аңламады:

– Йә, нигә көләсең, ә, нигә көләсең? – дип сорады.

– Көлке, – ди Әлмәндәр.

– Нәрсә көлке?

– Үлем көлке.

– Көлке түгел, Әлмәндәр дус.

– Көлке. Адәм баласы ыспутникка утырып җиде кат күккә менә. Шуннан җиргә төшә дә юктан гына үлә дә китә. Көлке. Эх, миңа ярый да инде… Япь-яшь егетләр үләләр бит!..

Әҗәл бераз хисләнеп китте. Анда Әлмәндәргә карата хөрмәт хисе уяна башлады.

– Яратам мин сине, Әлмәндәр дус, – диде ул картка. Тик бал аны бик каты исертте. Әҗәл йокыга китте. Әлмәндәр шуннан файдаланып, Антоновка авылына дусты янына ките.

***

Әлмәндәрнең яшьлек дусты Евстигней бакчада бал карап йөри иде.

– Ястәгнәй! Знакум!

– Кем ул анда? Альмандар?

– В гости пришёл. Чәй давай, дивка давай.

Евстигней Әлмәндәр янына чыкты.

– Шайтан! Нихаль, Альмандар? Якши? – дуслар күрештеләр.

– Хураша! Сам хураша?

– Якши! Бик якши! Каян килдең?

– Деревня. Свая деревня. Тебя давна ни видал. Әлмәндәр Әҗәлдән бижал. Әжәл спал, Әлмәндәр Ястәгнәй знакум бежал.

– Азяль? Кем Азяль?

– Смирт пришул. Гаварит, старик, умирать. Я бижал тибя. Писня пить будем, дивка гулять будем.

Евстигней аннан көлеп:

– Балагур. Якши! Бик якши! Бал бар, Альмандар бар, Евстигней бар, карчык бая, – диде.

– Старуха ни нада, дивка надо.

Евстигней аннан көлде һәм җыр сузды:

Во саду ли, в огороде/
Девица гуляла.
За ней ходит, за ней ходит
Удалой молодчик,
За ней носит, за ней носит
Дороги подарки.

Әлмәндәр дустының җырлавын бик ярата иде.

– Спасибо, Ястәгнәй. Рәхмәт. Рәхмәт. – дип кабатлады ул. – Яшәдек без, ә? Күпме гомер бергә. Алтмыш ел, ә? Күршеләр, знакумнар. Хәтерлисеңме, печән җыйганда сезнең авылның Марусясын обнимал. Помнишь, мы с тобой прутив Колчака воевали. А во время войны ты меня от смерти спас...

– Да, много прошло.

– Малы, Ястәгнәй, малы. Яшисе килә, Ястәгнәй. Дөньясы бигрәк матур бит, Ястәгнәй. Китәсе килми. Әҗәл килде миңа, сизәм. Прощаться пришёл.

– Ерунду не болтай, Альмандар.

– Ярунда түгел. Мин, үзең беләсең, шыңшымадым. Дөньядан ямь табып яшәдем. Авырлык килсә дә, бирешмәдем... Хәтерлисеңме, Ястәгнәй, синең Иваның белән минем Хәйретдингә похоронка бер көнне килде.

– Да–а…

– Шулай да бирешергә ярамый, Ястәгнәй! Әйдә җырлыйбыз!

Әлмәндәр яраткан җырын башкарды:

Ала карга дигән, әй, асыл кош,
Имән башларына ник кундың?
Никләр кунганыңны да белмәгәч,
Якты дөньяларга ник тудың?

Евстигней өйгә кереп китте. Кинәт Әлмәндәрнең хәле начарайды. Әҗәл аның артыннан килгән икән. Ул картны кире авылга кайтырга мәҗбүр итте.

Әҗәл белән Әлмәндәр бакчада сөйләшәләр. Әлмәндәр кул куярга риза булды.

– Уйла. Үкенечләрең калмыймы? – дип сорады аннан Әҗәл.

– Юк. Мин кылган эшләремә үкенмәдем. Ярты юлда менә шушы алачык кала, тагын… тагын… Ә–ә–ә, якты дөнья кала икән. Төзелеп бетмәгән дөнья кала. Төзеп бетерәсе иде. Кешеләр үлсәләр дә, минем яшемә җитеп үз үлемнәре белән үлсеннәр иде.

Әҗәл Әлмәндәрне бик кызганды. Аны үтерергә теләмәде. Аның башына шундый уй килде. Әлмәндәр урынына аның авыру улы Искәндәрне алып китәргә теләде ул. Әлмәндәргә бу бер дә ошамады. Алар тагын сугыштылар.

Таң атканда бакчага Әлмәндәрнең килене Өммия, улы Искәндәр, оныгы Гөлфирә чыктылар. Әлмәндәр өйләнергә теләгән күрше карчыгы Өммияне дә чакырды. Ул арада күрше авылдан Евстигней да килгән. Дустының югалганына борчылган ул. Әлмәндәр карт күрше малае Илсурны чакырырга кушты. Һәм аннан җыр җырлатты. Барысы да малайның җырлаганын тыңладылар. Әлмәндәр карт ул арада Әҗәл янына барды һәм кәгазьгә кулын куйды.

***

Бүлмәдә Газраил белән Әҗәл сөйләшәләр.

– Кайда Әлмәндәр?

Әҗәл Газраилгә кәгазь сузды.

– Алыгыз, сезнеңчә булды.

– Кайда үзе?

Алгы бүлмәдә утыра.

– Алып кер.

Алгы бүлмәдә Фәрештәнең чәрелдәгәне ишетелде.

– Ни булды? – дип сорады аннан Газраил.

– Ул мине кочаклый!

– Кем?

– Карт.

Әҗәлгә бу сүз ошамады. Ул Әлмәндәр картны бик хөрмәт итте. Шуңа ул Фәрештәнең сүзен болай дип төзәтте:

– Карт түгел, Әлмәндәр. Әлдермештән Әлмәндәр.

Слова и выражения

  • печән өябез – будем сваливать сено
  • тагын эләктең – снова попался
  • түземлеге калмады – не осталось терпения
  • чокырга бал салды – налил в кружку медовуху
  • Минем исәнлеккә тот. – Выпей за моё здравие.
  • исерткәнче эчерде – споил до опьянения
  • җиде кат күккә менә – поднимается до седьмого неба
  • юктан гына үлә дә китә – на пустом месте умирает
  • хисләнеп китте – расчувствовался
  • хөрмәт хисе уяна – просыпается чувство уважения
  • күпме гомер бергә – столько времени вместе
  • сизәм – чувствую
  • шыңшымадым – не скулил
  • Дөньядан ямь табып яшәдем. – Жил, находя вкус жизни.
  • бирешмәдем – не сдавался
  • аның артыннан килгән икән – оказывается, шёл за ним
  • Үкенечләрең калмыймы? – Не остаются ли сожаления?
  • алачык – лачуга
  • үз үлемнәре белән – своей смертью
  • алгы бүлмәдә – в передней комнате
  • чәрелдәгәне – визжание

*****

Ну и как вам татарская классика? Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Әлдермештән Әлмәндәр

Әлдермештән Әлмәндәр

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG