Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда удмурт галиме Альберт Разинны искә алдылар


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Искә алу чарасы Удмуртия Дәүләт Шурасы бинасы янында узды. Үткән елның 10 сентябрендә Альберт Разин әлегә бина янында үз-үзен яндырып үтергән иде.

Бүген, 5 сентябрь көнне удмурт галиме Альберт Разин туганнары, якыннары, көрәштәшләре республиканың парламент бинасы янына җыелды. Узган елны удмурт милли хәрәкәте активисты Разин әлеге бина янында үз-үзенә ут тертте. Аның янында удмурт халкын саклап калуны таләп иткән шигар табылды.

"Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде анда.

Мәрхүмнең якыннары Альберт Разин хакимиятнең халыктан аерылган булуы, милли зыялыларның төбәктәге хәлләргә тәэсир итү мөмкинлеге калмавы сәбәпле, чарасызлыктан үз-үзенә ут төртергә мәҗбүр булган дигән фикерләр белдерде.

Разинның якын дусты Николай Михайлов Альберт Разин үлеменә бер ел узуга карамастан, ниндидер үзгәрешләр турында әйтүе кыен, ди.

"Моңа дистәләрчә еллар китәчәк. Үзгәрешләр булачак, әмма алар күп очракта удмуртларга кагылачак. Сәясәтне үзгәртү мөмкин түгел диярлек. Бу безнең җәмгыятьнең фаҗигасе", диде ул.

Чарада Дөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев та катнашты. Ул Разинны Русиядәге барлык азчылык халыклар өчен милли каһарман дип атады.

"Хәзер Татарстанда президент сайлаулар узачак һәм намзәтләрнең күпчелеге татар телен белми. Бу нәрсәне аңлата!?", диде ул.

Татар иҗтимагый үзәге активисты Кашиф Гатин "Альберт Разин ялкыны" барлык җәберләнгән халыклар ялкыны дип саный.

"Бу удмуртларның гына түгел, ә безнең уртак каһарман. Хәзер азсанлы халыклары үз ана телләрен өйрәнүдән мәхрүм калды. Мин милли телләрне ихтыяри укыту турында әйтәм. Бу чын мәгънәсендә фашизм. Бу хакта ачыктан-ачык әйтәм, чөнки бер милләт башка милләткә карата үзен өстен санаган бу терминга Фәннәр академиясе төгәл билгеләмә бирде", диде ул.

Чуашстаннан филолог һәм культуролог Владимир Тимофеев республикаларда милли оешмаларның хакимияткә буйсынуын әйтте.

"Безнең республикада күбрәк чуашлар, асаба халык вәкилләре яши, әмма шуннан ни файда. Табигый басынкылык безнең мәнфәгатьләрне якларга комачаулый", диде ул.

Чәчәк салу чарасында 30-40лап кеше катнашты.

Альберт Разин хезмәттәшләре галим һәм активист хөрмәтенә һәйкәл кую өчен акча җыю эшен башлау турында игълан итте.

  • Моннан бер ел элек 10 сентябрьдә 79 яшьлек галим Альберт Разин Дәүләт шурасы бинасы янында пикет ясады. Ул кулына Рәсүл Гамзатовның "Иртәгә телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер" дигән сүзләре язылган плакат тотып торды. Аннары ул өстенә бензин сибеп үз-үзенә ут төртте.

Тән тиресе бөтенләе белән диярлек янган хәлдә аны республика клиник хастатахәсенә китерделәр. Берничә сәгатьтән ул җан бирде.
Альберт Разинның үзен яндыруыннан соң тикшерү комитеты "үз-үзен үтерү хәленә җиткерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачты . Зыян күрүче итеп хатыны Юлия Разина билгеләнде. Әмма соңрак бу җинаять эше ябылды.

XS
SM
MD
LG