Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин төбәк башлыкларына биргән өстәмә вәкаләтләрне уңай бәяләде


Владимир Путин

Төбәк башлыклары коронавирус вакытында изоляция режимын мөстәкыйль төстә үзгәртә алды.

Русия президенты Владимир Путин апрель аенда төбәк башлыкларына биргән өстәмә вәкаләтләр үз-үзен аклады дип саный. Бу хакта ул "Россия-24" каналына биргән әңгәмәсендә белдергән. Әлеге вәкаләтләр Русиядә коронавирус тарала башлагач эшләнгән иде. Өстәмә вәкаләтләр бирүне Путин төбәкләрдә икътисадый вәзгыятьнең төрле булу белән аңлатты.

"Дөньядагы иң зур территория – бездә. Әлбәттә, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсәсе төрле, икътисадның структурасы төрле: кайдадыр хезмәт күрсәтү өлкәсе мөһим урынны алып тора, кайдадыр төзелеш яхшырак бара, кайдадыр – авыл хуҗалыгы, авиатөзелеш, машина төзелеше. Аларны бер казанга салырга ярамый иде. Бу икътисадны тулысынча бууга китерер, яки коронавирустан басымны уздырырга мәҗбүр булыр идек", диде Путин.

Быелның апрель аенда Русия президенты төбәк башлыкларына өстәмә вәкаләтләр бирде. Төбәк башлыклары мөстәкыйль рәвештә изоляция режимын кертергә, транспорт йөрешен үзгәртергә, сәнәгать оешмалары эшен туктатырга һәм туктаусыз эшли торган оешмалар исемлеген арттыра алды. Кайбер белгечләр коронавирус сәбәпле төбәкләрдә килеп туачак икътисади проблемнарны Русия президенты үз өстеннән төбәк башлыкларына төшерде дип белдерде.

Өстәмә вәкаләтләр бирелгәч, төрле төбәкләр үзләрен төрлечә тотты. "Стратегик коммуникацияләр агентлыгы" "Эчке сәясәт факторы буларак коронавирус" дигән хисап чыгарды. Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров коронавирус белән көрәш тарихында иң күп "очколар югалтучы" төбәк башлыкларының берсе буларак билгеләнгән.

Хисап авторлары фикеренчә, моңа сәбәп булып Уфадагы Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсе һәм "республиканың кайбер башка дәвалау һәм социаль оешмаларында" коронавирус инфекциясе кабынуы тора. Шул ук вакытта "Сәяси конъюнктура үзәге" социаль челтәрләрдә еш телгә алына торган төбәк башлыклары бишлегенә Хәбировның да керүен әйтеп, тәнкыйть ителгән Русия субъекты башлыклары арасында Хәбировны 24нче урынга куйган.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG