Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg: пандемия дөнья икътисадына 35 триллион доллар зыян салырга мөмкин


Экспертлар пандемиягә каршы чаралар кимегән очракта илләрнең икътисадында яңа проблемнар тууы турында кисәтә.

Хәзер дөнья икътисады коронавирус пандемиясе кризисына каршы чаралар нәтиҗәсендә хәлен яхшыртты, әмма алга таба ул начарая башларга мөмкин дип белдергән Bloomberg сораштырган экспертлар. Пандемия дөнья икътисадына 2025 елга кадәр 35 триллион доллар тирәсе зыян салырга мөмкин дип бәяли белгечләр.

Пандемия шартларында илләрнең хөкүмәтләре икътисадка ярдәмгә триллионлаган доллар акча бүлгән. Нәтиҗәдә АКШта августта эшсезләр саны кискен кимегән, торак базарында хәл яхшырган, ә Германиядә җитештерү арткан. Ә үсеп килүче илләр доллар очсызлану аркасында бераз хәл җыйды диелә материалда.

Ләкин бу казанышларны саклап калу өчен илләргә икътисадка ярдәмне киметергә ярамый, ә кайбер илләр пандемия аркасында кертелгән ярдәм чараларын туктатырга җыена ди экспертлар.

Мәсәлән, АКШта августта 1,4 миллион эш урыны булдырылган, тик финанс ярдәм күрсәтеп тормаганда мондый казанышны саклап калып булмачак дигән Moody's эксперты Райан Свит. Шул ук вакытта кайбер зур ширкәтләр эш урыннарын киметү турында белдергән. Шулар арасында автомобиль төзүче Ford Motor Co ширкәте һәм United Airlines Holdings Inc һава ширкәте.

Кытайда коронавирус таралуын туктатуга ирешелгән булса да, кулланучылар акчаларын тотарга бик теләми, ә зур банклар кайтарырга өмет булмаган бурычлар аркасында соңгы ун елда иң зур керем кимү күренеше белән очрашты дип яза Blomberg.

Икътисадның югалтулары кими башласын өчен халыкның зур өлешенә вакцинация уздырырга кирәк булачак, ләкин вакцина бөтен дөньяда иркен кулланырлык булганчы озак вакыт узачак дип кисәтә Австралия илкүләм университеты профессоры Уоррик Маккиббин. Экспертлар коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны килергә дә мөмкин дип борчыла.

Коронавирус пандемиясе белән уңышлы көрәшү мисалы итеп Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Швецияне китергән. Бу илдә кырыс чикләүләр булмаган. Нәтиҗәдә Швециянең эчке җитештерү күләме (ВВП) җиде проценка гына кимер дип көтелә, ә Европа илләренең кайберләрендә ул 30 процентка кадәр кими.

Шул ук вакытта Швециядә коронавирустан үлүчеләр саны күршедәге Дания белән чагыштырганда сизелерлек дәрәҗәдә күбрәк. Джонс Хопкинс Университеты саннарына караганда, Швециядә коронавирус 84,9 мең кешегә йоккан, 5,8 мең кеше үлгән. Даниядә 18,3 мең кеше чирләгән, 627 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG