Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евро бәясе соңгы дүрт елда беренче тапкыр 90 сумнан артты


Доллар һәм евро бәяләре нефть бәясе төшү һәм Навальныйны агулау тәэсирендә кыйммәтләнә.

Евро бәясе Мәскәү биржасында 7 сентябрьдә 90 сумнан артты, мондый күрсәткеч соңгы тапкыр 2016 елның февралендә булган дип хәбәр итә Интерфакс.

Мәскәү вакыты белән 13:03кә Евро 90,035 сум торган, узган ябылуга караганда бу 81 тиенгә кыйммәтрәк.

Доллар 76,11 сум булган, ул 68 тиенгә кыйммәтләнгән.

Рубль АКШта ял көне (Хезмәт көне бәйрәме) булганга очсызлана диелә. Шулай ук доллар һәм евро бәяләренә Алексей Навальныйны агулау һәм нефть бәяләре төшү дә тәэсир иткән.

Аннан алда Brent нефтенең мичкәсе 30 июльдән соң беренче тапкыр 42 доллардан түбәнрәк төште.

Узган атнада Германия хөкүмәте Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйның “Новичок” төркеменә керүче матдә белән агуланган булуын хәбәр иткәннән соң рубль долларга карата кискен очсызланган иде. Берничә минут эчендә Мәскәү биржасында доллар һәм евро бер сумга кыйммәтләнде.

XS
SM
MD
LG