Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида оппозиция җитәкчеләренең берсе Мария Колесникова югалган


Мария Колесиникова
Мария Колесиникова

Колесникованы билгесез кешеләр автомобильгә утыртып алып китүе хәбәр ителә. 

Беларус оппозициясе лидерларының берсе Мария Колесникова билгесез кешеләр тарафыннан урлап алып кителгән дип хәбәр итә Tut.by. Басма бу турыда Колесникованы урлап китүне күреп торган кеше сүзләренә таянып яза.

Опозиция вәкилен “Связь” дип язылган микроавтобуска утыртып билгесез тарафка алып киттеләр дигән шаһит. Хәзерге вакытта Колесникованың телефоны дәшми диелә.

Беларус эчке эшләр министрлыгы, тикшерү комитеты һәм Беларусның дәүләт контроле комитеты Мария Колесникованы тоткарламауларын белдерде.

7 сентябрьдә иртән шулай ук Беларус оппозициясенең Координация шурасы сүзчесе Антон Родненков һәм шураның башкарма сәркатибе Иван Кравцов белән дә элемтә югалган.

Мария Колесникова Беларус президентына намзәт булган һәм кулга алынган Виктор Бабариконы штабы вәкиле. Сайлауларга әзерлек алдыннан ул тагын бер теркәлмәгән намзәт – Валерий Цепкало һәм президентлыкка намзәт Светлана Тихановская белән берләшеп "Хатын-кызлар өчлеге”ндә чыгышлар ясады. Ул өчлектән Беларуста калган һәм иректә булган бердәнбер әгъзасы иде. Колесникова оппозиция координация шурасының президиумына керде. Якшәмбедә Колесникова оппозициянең чираттагы урам чарасында катнашты.

6 сентябрь Минскида оппозиция каршылык чарасында йөзләгән мең кеше катнашты. Беларус эчке эшләр министрлыгы илнең төрле шәһәрләрендә 633 кеше тоткарланганын хәбәр итте.

Узган атнада Координация шурасы әгъзасы, Беларусның элеккеге мәдәният министры Павел Латушконың Беларустан киткәне билгеле булды. Соңрак ул Польшада булуын, анда Беларуста сайлаулардан соң килеп туган хәл турында сөйләшүләр алып барырга җыенганын әйтте. Соңрак ул илдән китәргә мәҗбүр ителгәнен, китмәгән очракта аңа җинаять эше ачу белән янауларын белдерде.

Элегрәк Беларус хакимияте басымы аркасында Светлана Тихановская һәм Координация шурасы әгъзасы Ольга Ковалькова да илдән киткән иде.

XS
SM
MD
LG