Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия клиникасы Навальный ясалма комадан чыгарылды, аның хәле яхшыра дип белдерде


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Авыру үпкә җилләтү җиһазыннан әкренләп аерыла диелә

Берлиндагы Шарите клиникасы табиблары Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйның хәле яхшыуын хәбәр итте. Ул медицина комасыннан чыгарылган, үпкә җилләтү җиһазыннан әкренләп аерыла диелә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Навальный янындагы кешеләрнең үзенә эндәшүен ишетү билгеләре күрсәтә башлаган.

20 августта Томскидан Мәскәүдә хәле начараеп, Навальный Омскида хастаханәгә эләккән иде. Ике көннән аны Берлиндагы Шарите клиникасына күчерделәр.

2 сентябрьдә Германия хөкүмәте вәкиле Навальный “Новичок” төркеменә керүче сугышта кулланыла торган химик матдә белән агуланган дип белдерде.

XS
SM
MD
LG