Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзән мәхкәмәсе "Берләшкән демократлар"ның 13 намзәтен сайлаудан читләштерде


Руслан Зиннәтуллин Русия Конституциясенә үзгәрешләргә каршы пикетта (архив фотосы)
Руслан Зиннәтуллин Русия Конституциясенә үзгәрешләргә каршы пикетта (архив фотосы)

Осиновода чүп яндыру корылмасына каршы чыгучы активистларны сайлаучыларны үгетләү кагыйдәләрен бозуда гаеплиләр.

Яшел Үзән шәһәр мәхкәмәсе Осиново авылы шурасына сайланырга җыенган 13 намзәтнең теркәлүен гамәлдән чыгарды. Бу намзәтләр "Берләшкән демократлар" һәм "Яблоко" фиркасе вәкилләре, алар барысы да Осиновода чүп яндыру корылмасын төзүгә каршы чыга.

Активистларга каршы шикаятьне үз-үзләрен тәкъдим иткән бүтән намзәтләр биргән. Алар көндәшләрен сайлаучыларны үгетләү материалларын сайлау фондыннан булмаган акчаларга чыгаруда гаепли.

Татарстанда "Яблоко" җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин әлеге гаепләү ялганга нигезләнгән дип белдерә. "Кемдер Диоксиново.нет сайтында минем турыда намзәт буларак мәгълүмат урнаштырган. Алар бу мәгълүматны сайлау фондыннан түләнмәгән үгетләү дип саный. Экспертиза уздырып, сайтка 22 мең сум түләнгән дип исәпләп чыгарганнар, ә кагыйдәләргә ярашлы, сайлау фондыннан читтәге акчаларны 5 мең сумнан да артык кулланырга ярамый", дип сөйләде Зиннәтуллин.

Активист гаепләүләр уйлап чыгарылган, ә мәхкәмә карарын сәяси дип саный. Аның фикеренчә, бу чүп яндыру корылмасы салынырга тиеш булган сайлау бүлгесендә корылмага каршы активистлар хакимияткә килмәсен өчен эшләнә.

Осиново авылында намзәт буларак 76 кеше теркәлгән. Аларның бишесе генә "Бердәм Русия" фиркасеннән, күп өлеше үзләре тәкъдим ителгән намзәтләр.

"Берләшкән демократлар" төркеменнән намзәт буларак активистлар Елена Изотова, Ирина Никифорова, Гөлназ Равилова һәм башкалар теркәлгән иде. Изотова Яшел Үзән мәхкәмәсе карарын Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәкләрен әйткән.

  • 3 июньдә Казаннан ерак түгел Осиново авылы янында чүп яндыру корылмасы төзүгә рөхсәт алынганы билгеле булды. Корылмага каршы берничә ел дәвамында протестлар бара.
  • 13 сентябрь бердәм тавыш бирү көнендә Русиядә район һәм шәһәр шураларына депутатлар сайлау булачак. Татарстанда һәм тагын берничә төбәктә төбәк җитәкчеләре сайлана. Сайлаулар быел беренче тапкыр өч көн дәвамында узачак.

XS
SM
MD
LG