Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тагын ике кешенең коронавирустан үлүе хәбәр ителде


Рәсми саннарга караганда, эпидемия дәвамында Татарстанда барлыгы 64 кешенең COVID-19 белән үлүе расланган.

Татарстанда яңа төр коронавирустан үлүчеләр исемлегенә тагын ике очрак өстәлгән. Яңа үлемнәр хакында республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итте.

1945 елгы ир ике як үпкәсе шешеп республика йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелгән. Йөрәк һәм кан тамырлары хроник авырулары булган диелә. Коронавирус булуы лаборатория тикшеренүләре ярдәмендә ачыкланган.

Әлмәттә 1959 елгы ир үзәк район хастаханәсенә коронавирус нәтиҗәсендә башланган ике яклы пневмония диагнозы белән китерелә. Йөрәк авырулары булганлыктан хәле тагын да начарайган диелә. Вирус аркасында үлүе җәсәден тикшергәннән соң расланган.

Татарстан рәсми саннарына караганда, республикада коронавирустан барлыгы 64 кеше үлгән. Русия статистикасында 35 кеше үлгән дип күрсәтелә.

8 сентябрьгә Татарстанда COVID-19 барлыгы 6718 кешедә рәсман расланган, 1136 кеше дәвалануын дәвам итә. Узган тәүлектә коронавирус тагын 24 кешедә табылган.

Башкортстанда барлыгы 8042 очрак теркәлгән. 799 кеше хастаханәләрдә һәм өендә вирустан дәвалана, 7214 кеше савыккан дип хәбәр ителә. Яңа үлем очраклары турында әйтелми, барлыгы 29 кеше үлгән.

Русиядә COVID-19 барлыгы 1 035 789 кешедә рәсман расланган, узган тәүлектә 5099 яңа очрак теркәлгән. Барлыгы 17 993 кеше үлгән, соңгы тәүлектә 122 үлем очрагы турында хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG