Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министры: мәктәпләрнең читтән торып укуга күчү хәбәре — фейк


Рәфис Борһанов
Рәфис Борһанов

Татарстан мәктәпләре гадәттәгечә эшләячәк. Читтән торып уку вакытында белем бирү аксады дип саны министр. 

Татарстан мәктәпләрендә читтән торып укуга күчмәячәкләр. Бу хакта бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов белдерде. Аның сүзләренчә, ата-аналар төркемнәрендә, социаль челтәрләрдә мәктәпләр ябылачак дигән мәгълүмат таралды. Моны ул фейк дип атады.

"Фейклар тарала. Гәрчә алар өчен җаваплылык билгеләнгәч, алар кимеде. Көзен барысы да читтән торып укуга күчәчәк дигән мәгълүмат таралды. Мин бу сорауга берничә тапкыр җавап бирдем. "Дистантка" күчәргә бернинди җирлек тә юк. Бары тик аерым карантиннар каралган: балалар бакчаларында аерым төркемнәр, мәктәпләрдә аерым сыйныфлар ябылырга мөмкин. Бу күп еллар буе эшли торган тәҗрибә. Кызганыч, ул хәзер киеренкерәк кабул ителә. Тынычландырырга телим, мәктәп гадәттәгечә эшләде һәм эшләячәк", диде Борһанов.

Мәгариф министры пандемия вакытында читтән торып белем бирү аксады дип саный.

"Пандемия вакытында белем бирү нәтиҗәсе кимеде. Аеруча, математика, физика, химия кебек техник фәннәрдән. Дүртенче чиректә укучыларга яңа материал бирелмәде. Аңа карамастан, мәктәптән тыш белем бирүнең нәтиҗәсе түбәнрәк икәнен күрсәтте", дид Рәфис Борһанов.

Изоляция режимы вакытында Татарстанда 1045 мәктәпне югары тизлекле интернетка күчергәннәр. Хәзер республикада барлык урта белем бирү йортлары да дөнья пәрәвезенә тоташтырылган. Ә Русия мәктәпләренең 25 проценты гына югары тизлекле интернетка ия.

Башкортстанда өч мәктәпнең дистанцион укуга күчерлүе мәгълүм булды. Ишембай, Мәләвез, Иглин районнарында мәктәпләрдә COVID-19 табылу сәбәпле балалар вакытлыча өйдән укыячак.

XS
SM
MD
LG