Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре көннәренә 30 ел. Татарча сөйләшү бүген дә иң актуаль тема булып кала


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

2-6 сентябрь Казанда утызынчы тапкыр Татар яшьләре көннәре узды. Быелгы чарада Русиянең 32 төбәгеннән һәм Татарстанның 17 районыннан барлыгы 180 яшүсмер катнашты. Чарада катнашкан яшьләрдән "Татарга Милли университет кирәкме?" дип сорадык.

Татар яшьләре көннәренең төп максаты — чит илләрдә һәм Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту, диде "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.

Аның сүзләренчә, Татар яшьләре көннәре гади фестиваль яисә форум гына түгел, ул татар яшьләренең бер хәрәкәте булып тора.

"Монда катнашкан яшьләр бу хәрәкәттә кайный башлый. Йә дусларын таба, йә ниндидер проектларын эшли. Кемдер гаилә кора. Бу чарада катнашучылар ул көннәрне онытмый.

Казанда утызынчы тапкыр Татар яшьләре көннәре узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:36 0:00

Элеккеләр хәзер килә торган яшьләр белән үз фикерләре, теләкләре белән бүлешә, һәрдаим безне күзәтеп карап бара. Хәзерге яшьләр элеккеләрдән бераз үзгә булса да, татар яшьләре көннәренең төп максаты — милләтне саклап калу идеясе аларда хәзер дә яши", диде "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе.

Соңгы елларда Татар яшьләре көннәренә килүче яшьләр арасында интеллектуаль мәгълуматка сусаган яшьләр күбрәк күренә башлады, ди Сафина.

"Аларны чын мәгънәсендә ниндидер тарихи фактлар, әйтик, татар телен саклау буенча яңа проектлар, мөмкинлекләр кызыксындыра. Яшьләр боларны кулларыннан килгәнчә заманга яраклаштырып, үз төбәкләрендә тормышка ашыра.

Татарча сөйләшү бүген дә иң актуаль тема булып тора

Бик күп нәрсә үзгәрсә дә, татар яшьләренең татарча сөйләшү-сөйләшмәве бүген дә иң актуаль тема булып тора. Бу тема 30 ел буена өзлексез кызыл тасма кебек", ди "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Узган еллардан аермалы буларак, быелгы татар яшьләре көннәре ике көнгә кыскарган, коронавирус пандемиясе сәбәпле ике тапкыр вакыты үзгәргән, килүчеләрнең 85%ын беренче тапкыр килүчеләр тәшкил иткән. Катнашучыларның күпчелеге Татарстан районнарыннан булган.

Шуны да әйтергә кирәк, быелгы татар яшьләре көннәренә килүчеләрнең үзара күбрәк татарча сөйләшүе игътибарны җәлеп итте. Милли киемнәрдән йөрүчеләр дә күренде. Күпләре "Татар яшьләре киләчәге хакына" дип язылган футболка кигән иде.

Яшьләр бу язуның мәгънәсен, бүген татар яшьләре көннәрендә катнашучы делегатлар алга таба татар яшьләре хакына эшләргә, үз көчләрен куярга тиеш, дигәнне аңлата дип әйтте.

Азатлык татар яшләреннән "Татарга Милли университет кирәкме? Кирәк булса, ни өчен кирәк?" дигән сораштыру уздырды. Сораштыруда катнашкан төрле төбәк яшьләренең барысы да Милли университетның татарга кирәк булуын төрле фикерләр белән дәлилләде.

Татарга Милли университет кирәкме
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:27 0:00

Мөслимнән килгән Рүзәл Минһаҗев сүзләренчә, Милли университет татар яшьләренә үзләрен табу, татарча фикерли алу, җәмгыятькә үз фикерен әйтә алу өчен кирәк.

Башкортстаннан килгән Кадрия Исламова хәзерге вакытта Башкорт дәүләт университетында урысча белем алуын һәм татарча белем алырга теләвен, киләчәктә Милли университетта балаларының татар телендә белем алуын теләве туында әйтте.

Мордовиядән Айгөл Ваһапова сүзләренчә, Милли университет татарның киләсе нәселе өчен шарт булып тора. Милли университет телне, динне саклый, татар халкын берләштереп торачак, диде.

Төмәннән килгән Фәрит Корманов фикеренчә, Милли университет татарлыкны саклаячак һәм урыслашуга ирек куймаячак.

Кемерово вәкиле Таймаз Галиев Казаннан өч мең ярым чакрым ераклыкта яшәсә дә, Милли университетның кирәк булуын әйтте. Милли университет ачылса, анда безнең төбәктән дә укучылар килер, анда укып белем алыр иде, ди ул.

Түбән Новгородтан килгән Динара Хәлилова фикеренчә, милли университет татарга үз тарихын белү, туган телен белү, үз мәдәниятен белү өчен һәм татарны саклау өчен кирәк.

Казан егете Рушан Шәрәфиев Милли университет татарга һичшиксез кирәк, киләчәк буыннарга татар телен, мәдәниятен, тарихын җиткерү өчен Милли университетны оештырырга тиешбез, диде.

Тубылдан килгән Гөлнур Зиннәтуллина татар кешесе үз туган телендә югары белем алырга тиеш, кайда университет, шунда фән. Ә фән ул прогрессны алга этәрүче. Без — яшьләр, һәм яшьләрдә татарларның киләчәге, дигән фикерен җиткерде.

Мәскәү вәкиле Гөлназ Тимуршина сүзләренчә, татар халкына татар телендә белем бирә торган Милли университет кирәк. Халыкның үсеше өчен кешеләрнең, яшьләрнең татар телендә фикерләве, икътисад, сәясәт, хокук темаларын туган телдә күтәрү кирәк һәм туган телдә ул темаларда фикерли белү кирәк. Бу идея, бу проект кайчан да булса чынлыкка ашса, халкыбыз өчен бик мөһим эш булачак, дип белде ул.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар тарих, археология, татар теле, сәүдә, җанисәп, милли бергәлек кебек темаларга дискуссияләрдә катнашты.

Чыгыш ясаучылар татар халкының хәзерге хәлен тарихи һәм сәяси яктан аңлатып, яшьләрнең сорауларына җавап бирде.

Яшьләр үзләре арасында “Татар егете”, “Татар кызы” бәйгеләрен уздырды һәм шулай ук “Татар яшьләре көннәре лидеры”н сайлап куйды. Бу исемгә быел Тубылдан килгән Гөлнур Зиннәтуллина лаек булды.

Чараның соңгы көнендә яшьләр бу хәрәкәтнең ветераннары белән дә очрашты һәм татар яшьләре көннәренең резолюциясен кабул итте. Резолюциягә 2021 елгы җанисәп кампаниясендә татарларның бердәм, бүленмәс милләт дип яздыру төп фикер булып керде.

"Идел" яшьләр үзәгендә узган быелгы чарага Русиянең 32 төбәгеннән һәм Татарстанның 17 районыннан барлыгы 180 яшүсмер катнашты.

XS
SM
MD
LG