Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тагын ике кешенең коонавирустан үлүе теркәлгән


Рәсми саннарга караганда, республикада барлыгы 66 кеше COVID-19 белән үлгән.

Татарстанда COVID-19 корбаннары исемлегенә тагын ике кеше өстәлгән. Яңа үлем очраклары хакында республиканың коронавируска каршы оператив көрәш штабы хәбәр итә.

Казанда яшәгән 1954 елгы ханым коронавирус китереп чыгарган ике якы пневмония белән 12нче шәһәр хастаханәсендә оештырылган вакытлы covid-һоспитальгә китерелгән була. Йөрәк һәм кан тамырлары, эндокринология авырулары булган. Үлгәннән соң пациентның җәсаде тикшерелгән, вирус булуы расланган.

Икенче очрак та Казанда. 1934 елгы ирне республика йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр, ике як үпкәсе шешкән булган. Хроник авырулары аркасында хәле начарайган диелә. Коронавирус лаборатория тикшеренүләре ярдәмендә расланган.

Татарстанда барлыгы 66 кеше COVID-19 белән авырып үлгән. Эпидемия башыннан коронавирус 6740 кешедә табылган, узган тәүлектә вирус тагын 22 кешедә рәсман расланган.

XS
SM
MD
LG