Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активисты Альберт Разинны искә алып ялгыз пикетка чыкты


"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин удмурт теленең аяныч хәленә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен үз үзен яндырган удмурт активисты Альберт Разинны искә алып Казанда ялгыз пикет уздырды.

Бауман урамында узган бер кешелек пикетка чыккан татар активисты Наил Нәбиуллин Азатлыкка, туган телен яклап үз үзен яндырырга мәҗбүр булган удмурт активисты Альберт Разинның фаҗигасе, Русиядәге урыс булмаган халыкларның телләренең котычкыч авыр хәлдә булуын дөньяга бик яхшы күрсәтте, диде.

"Бүген без бу көнне Русиядәге урыс булмаган халыкларның телләренә игътибар итәбез. Ул телләрнең хәленә битараф булмавыбызны күрсәтәбез. Шагыйрь Роберт Миңнулин да үз шигырендә удмурт активистының болай үз үзен яндыруының ялкыны татарга да тия дип тикмәгә генә әйтмәгән. Альберт Разинның бу адымы иң беренче чиратта татарларга бик зур йогынты ясады. Татарлар үз телләренә күбрәк игътибар итә башлады", дип белдерде.

Нәбиуллин фикеренчә, татар яшьләре буларак үзләренең әлеге пикет белән, татар теленең мондый хокуксыз дәрәҗәгә төшерелүенә риза булмауны күрсәтергә тели.

"Татар теле дәүләт теле буларак мәктәпләрдә мәҗбүри укытылырга тиеш. Милли мәгариф системы балалар бакчасыннан, мәктәпләрдән алып университетларга кадәр тулы рәвештә торгызылырга тиеш. Без моны таләп итәбез. Русиядәге урыс булмаган халыкларның телләре үләргә тиеш түгел. Татар теле дә үләргә тиеш түгел. Безнең үз туган телебездә сөйләшергә, укырга, яшәргә хакыбыз бар. Без бүген шуны әйтергә телибез", дип белдерде ул.

Нәбиуллин фикеренчә, Альберт Разинның адымы белән кечкенә әмма горур удмурт халкының барлыгын бөтен дөнья белде. Бу адым белән бик матур удмурт теленең булуы һәм аның проблемнарының барлыгы дөньяга ачып салынды.

"Әмма бу – проблемның бер ягы гына. Альберт Разинның адымы ул Русиядәге урыс булмаган барлык телләргә дә игътибарны җәлеп итте. Ниһаять, дөньядагы башка илләр урыс булмаган халыкларның телләрен күрә башладылар.

Разинның адымының бөтен мөһимлеге шунда. Аның гамәле бар дөньяны тетрәндерде. Гади кешеләрдән алып югарыларга кадәр бөтен кеше бу гамәлне сөйләште. Аның бу адымы телләргә игътибар җәлеп итте", диде берлек активисты.

Наил Нәбиуллин пикетка шагыйрь Роберт Миңнуллинның "Удмурт яна" исемле шигыре язылган шигар күтәреп торды.

Альберт Разинның искә алу максатыннан бүген төшкә кадәр ТИҮ активисты Кәшиф Гатин да Татарстан парламенты каршында ялгыз пикет уздырды.

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында үз-үзенә ут төртеп яндырды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG