Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Альберт Разинны ялгыз пикет белән искә алдылар


Алмаз Хәбибуллин
Алмаз Хәбибуллин

10 сентябрьдә Уфада Башкортстан татар иҗитмагый үзәге әгъзалары нәкъ бер ел элек Удмуртия башкаласы Ижауда үзен яндырган удмурт галиме һәм активисты Альберт Разинны яклап ялгыз пикет уздырды.

Чара Уфа “Нур” татар театры каршындагы Габдулла Тукай һәйкәле янында үтте. ТИҮ әгъзалары алмашлап Альберт Разинның рәсемен һәм “Башкортстан татарына карата этноцидны туктату өчен күпме Разиннарны үтереп була?” шигарен күтәреп торды.

Чарада катнашучыларның берсе, Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов пикетка чыгу сәбәпләрен Азатлыкка шулай аңлатты:

“Альберт Разин “Безнең удмурт теле зыялыларда гына калып бара”, дигән фикер әйткән иде. Бездә зыялылар да татар телен кулланмый. Димәк, безнең хәлләр дә начар. Халыкка да туган тел кирәкми. Интернетта да төп тел урыс теле. Хәтта тарих институтларында эшләүче галимнәр дә туган телләрендә язмый. Димәк, безнең хәл удмурт халкыныкына караганда да авыррак. Без үзебез янмасак та, телләребез янып бара”.

Шул ук пикетта катнашучыларның тагын берсе Салих Әмирханов Разин фаҗигасенең Русиядә урыс булмаган барлык халыкларның телләренә фаҗига янавы турында кисәтүен әйтте.

"Альберт Разинның үлеме - бар ил, бар дөнья өчен фаҗигале хәл. Ул милләтен яклап парламент бинасы каршында күмергә әйләнде. Бу адымы белән удмурт теленең бетеп баруына хакимияттә нәтиҗә ясауларына өмет итте. Ул үлеме белән удмурт теленең фаҗигале хәленә, аның бетүгә баруына игътибар юнәлтүләренә өметләнде. Ләкин хакимият нәтиҗәләр ясамады. Бу хәл Русиядә урыс булмаган барлык халыкларның телләренә фаҗига янавы турында искәртә. Безнең мәктәпләрдә дә туган телне укыту кими, татар мәктәпләре, балалар бакчалары ябыла. Безнең өчен дә соңгы чикләр җитеп килә”, диде Сәлих Әмирханов.

Алмаз Хәбибуллин Разинны Икенче дөнья сугышында амбразураларны күкрәкләре белән каплаучылар белән чагыштырды.

“Альберт Разинның туган удмурт теле өчен үзен яндыруы безнең Башкортстан татар иҗтимагый үзәге вәкилләрен дә битараф калдырмады. Без бик борчылдык, дулкынландык. Икенче дөнья сугышы елларында күкрәкләре белән амбразура каплаучыларны каһарман дип саныйлар. Бәлки милләте өчен ут булып янучының батырлыгы аларныкыннан да зуррактыр? Батыр булу өчен, милләт өчен, тел өчен татарларны үзләрен яндыруга чакырмыйбыз. Ул вакыйгадан нәтиҗәләр ясарга, сабак алырга чакырабыз.Туган теле өчен үлгән кеше нинди милләт вәкиле булуга карамастан, чын батыр.
Ник үзеңне яндырдың син,
Жәлләмәдең тәнеңне?
Шул кадәрле зур газаптыр
Югалту туган телне”, дип Алмаз Хәбибуллин сүзен шигъри юллар белән тәмамлады һәм “Туган тел” җырын башкарды.

Бүген Разинны искә алу пикетларына Казанда ТИҮ активисты Кәшиф Гатин һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Наил Нәбиуллин чыкты.

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

XS
SM
MD
LG