Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Эшлекле башкорт теле" басмасы тәкъдим ителде


Яңа басманы тәкъдим итүдә Гөлчәчәк Мөхәммәтҗанова, Гөлфирә Габдуллина, Фирдәвес Хисаметдинова, Рита Акбулатова (сулдан уңга)
Яңа басманы тәкъдим итүдә Гөлчәчәк Мөхәммәтҗанова, Гөлфирә Габдуллина, Фирдәвес Хисаметдинова, Рита Акбулатова (сулдан уңга)

Ике китаптан торган басмада эшлекле башкорт теленең морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре, эшлекле аралашу мәдәнияте аңлатыла, кыскача сүзлек бирелә һәм Эшлекле кәгазь үрнәкләре китерелә.

Уфадагы “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы үзәгендә “Эшлекле башкорт теле” басмасын тәкъдим ителде. 10 сентябрьдә узган бу чарада басма авторлары һәм Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды хезмәткәрләре чыгыш ясады.

Басма ике китаптан тора. Аның беренчесе – уку әсбабы, анда эшлекле башкорт теленең морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре ачыла, эшлекле аралашу мәдәнияте турында мәгълүмат бирелә. Шушы ук китапка “Кыскача урыс-башкорт рәсми-эшлекле лексика сүзлеге” дә кергән. Икенче китапта “Эшлекле кәгазь үрнәкләре” тупланган.

Яңа басма
Яңа басма

Русия фәннәр академиясенең Уфа тарих, тел һәм әдәбият институтының фәнни мәсьәләләр өчен җаваплы җитәкчесе, филология фәннәре докторы, профессор Фирдәвес Хисаметдинова басманың әһәмияте, тел кануннары турында сөйләде:

Бар теләкләребез дә тормышка ашырылмады, чөнки сәясәт һәм тормыш үзгәрә

“1999 елда “Башкортстанның дәүләт телләре турында кануны” кабул ителгән иде. Бу канун эшләгән дәвердә бер буын башкортстаннар үсте. Телләр сәясәтенә кагылышлы биш дәүләт програмы кабул ителде. Республикада күп эшләр башкарылды. “Башкортстанның дәүләт телләре турында кануны” кабул ителү белән мәгариф, матбугат һәм башка өлкәләргә караган кануннар кабул ителде. Бу кануннар, програмнар күпмедер дәрәҗәдә башкорт телен үстерүгә юнәлтелгән. Аеруча мәгариф турындагысы. Аңа ярашлы, төрле уку һәм методик әсбаплар нәшер ителде. Безнең институт бик күп сүзлекләр чыгарды. Алар арасында “Башкортстанның топонимик сүзлеге”, “Китапханә һәм нәшриятлар өчен урыс-башкорт сүзлеге”, “Көнкүреш хезмәтендә эшләүчеләр өчен урыс-башкорт белешмә сүзлеге”, “Медиклар өчен башкорт теле” кебек китаплар бар. Без ике телле аңлатмалы, этимологик һәм башка тематик сүзлекләр нәшер иттек. Дөрес, аларның тиражлары зур түгел. Бар теләкләребез дә тормышка ашырылмады, чөнки сәясәт һәм тормыш үзгәрә.

Әлеге басмага килгәндә, беренче китап – уку әсбабы – эшлекле башкорт теле курсына багышланса, икенчесе эшлекле документ үрнәкләреннән гыйбарәт. Эшлекле тел генә түгел, сөйләм теле дә үзгәреп тора. Тел үсә, шуңа күп кенә терминнар башкорт теленә тәрҗемә ителә. Бу басма шуңа карап әзерләнде һәм нәшер ителде”, диде Хисаметдинова.

Соңгы елларда басылган башкорт китаплары
Соңгы елларда басылган башкорт китаплары

Башкортстан башлыгы хакимиятенең милли сәясәт бүлеге киңәшчесе Гөлчәчәк Мөхәммәтҗанова башкорт теленең рәсми даирәләрдә кулланышы турында сөйләде.

“Бу китапларга мохтаҗлык бар. Русия халыклары телләре турында федераль һәм Башкортстан халыклары телләре турында кануннар дәүләт хакимиятендә, башкарма һәм җирле хакимиятләрдә субъектларның дәүләт телләрен куллануны күздә тота. Соңгы ике елда дәүләт оешмаларында башкорт телен куллануны үстерү эшләре алып барыла. 2019 елда һәр районда узган киңәшмәләрдә бер яки берничә башкортча чыгыш булды. Чыгышлар мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте өлкәләренә кагыла. Бу эшләр дәвам итә. Башкорт теле республика хөкүмәтендә, парламентта да кулланыла. Парламентта быел башкортча дистәдән артык чыгыш булды. Без башкорт теленең кулланышын үстерү эшен киләчәктә дә алып барачакбыз. Бу басмалар әлеге эш өчен файдалы”, диде Мөхәммәтҗанова.

Басманы төзүче Нурия Әсәдуллина китапларны әзерләү барышы турында сөйләде:

“Басманы әзерләгәнче мин казакъ, татар һәм башка төрки тугандаш халыкларның сүзлекләре белән танышып чыктым. Алар белән танышканда “архив” сүзенең яңа атамасы да туды. Казакъларда һәм борынгы башкорт телендә “мөгарәп” дигән сүз бар. Хәзер Башкортстандагы барлык архивларның тактаташларын шулай үзгәртеп язып чыгарга туры киләчәк. Сүзлек төзү барышында язучы Зәйнәп Биишеваның язып калдырган мөгарәптәге сүзләрен, Сибагәт Дәүләтшинның сугыштан соң Самар, Сарытау өлкәләрендә язган сүзләрен файдаландык. Сүзлек әлегә зур түгел, аңа өч мең сүз кергән”, дип сөйләде Әсәдуллина.

Чарада катнашкан Башкорт дәүләт университеты галиме, филология фәннәре докторы, профессор Гөлфирә Габдуллина басманың гамәли әһәмиятен билгеләп: “Ниһаять, без студентларны уку әсбабы белән укытачакбыз. Югыйсә, “Эшлекле башкорт теле” курсына китап юк иде”, диде һәм бу басманы тәкъдим итүне тарихи көн дип атады.

Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды җитәкчесе Гөлназ Йосыпова әлеге басмаларның электрон рәвештә дә чыгарылачагын сөйләде. Аның сүзләренчә, әлегә китап 1500 данәдә басылган. Ул Башкортстан башлыгы грантына нәшер ителгән. Грант 2 миллион 300 мең сум тәшкил итә.

Фондның фән бүлеге хезмәткәре Рита Акбулатова басмаларның башкорт телен өйрәнә башлаучылар өчен дә файдалы һәм документлар белән эшләүче җитәкчеләргә зур ярдәм булачагын билгеләде.

XS
SM
MD
LG