Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның тарихи үзәгендә торак йортлар төзеләчәк


Казан үзәге күренеше
Казан үзәге күренеше

Татарстан президенты сүзләренчә, башкала үзәгендә халык аз яши. Казанның тарихи үзәге концепциясендә торак йортлар төзү каралачак 

11 сентябрьдә Казанның тарихи үзәген үстерү концепциясе расланды. Ул шәһәр халкына фикер алышуга чыгарылачак. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов журналистларга белдерде. Концепцияне тәкъдим итүгә журналистлар кертелмәде, ләкин соңыннан Татарстан президенты белән Казан мэры аларның сорауларына җавап бирде.

"Шәһәрне бернинди зур яңалык та көтми. Безнең төп бурыч - башкаланың тарихи йөзен саклап калу. Мэр Илсур Метшин җитәкчелегендәге команда зур эш башкарды. Монда бик күп юнәлеш язылган. Концепция – ул конституция кебек. Нинди чикләр, нинди урында нәрсә эшләргә яравы турында язылган. Бу документ кирәк. Комиссия 2011 елдан бирле эшли. Моңа кадәр эшмәкәрләр, төзүчеләр өчен безнең бәяләр субъектив кебек тоелды. Хәзер барысы да регламентта язылганча булачак. Концепция расланды. Мин аны шәһәркүләм фикер алышуга чыгарырга киңәш иттем. Шуннан соң ул Казан шәһәр думасы тарафыннан кабул ителәчәк. Әгәр дә кемнең дә булса концепцияне үзгәртергә теләге бар икән, шундый ук процедураны узарга туры киләчәк", диде Миңнеханов.

Концепция кабул ителсә дә, Казанның тарихи өлешендә торак йортлар төзү ниятләнә. Татарстан президенты фикеренчә, бүген шәһәр үзәгендә халык аз яши.

"Тузган торак програмыннан соң шәһәр үзәгендә яшәүчеләр кимеде. Анда торак йортлар төзелүе дә мөмкин", диде ул.

Казанның тарихи үзәге үсеше концепциясе ике ел эшләнгән. Аның эшенә урбанистика, шәһәр төзелеше белгечләре, архитекторлар, мәдәни мирас саклау белгечләре җәлеп ителгән. Ул кабул ителгәч, башкаланың тарихи өлеше анда язылган регламент нигезендә үсеш алырга тиеш булачак.

XS
SM
MD
LG