Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уйгыр активисты Европа берлегенә Синҗанда мәҗбүри хезмәткә каршы көрәш юлларын тәкъдим итте


Омер Канат ширкәтләрнең тауар китерү чылбырында мәҗбүри хезмәт очракларын ачыкларга мөмкинлек бирүче чараларны саный.

Вашингтонда урнашкан кеше хокукларын яклаучы уйгыр оешмасы башкарма мөдире Омер Канат EU Observer басмасы битләрендә Кытайда уйгырларны мәҗбүриләп эшләтүгә каршы көрәш юлларын тәкъдим итә.

Канат өч адымны санап китә. "Беренчедән, Европа парламентының кеше хокуклары аскомитеты (DROI ) Европа берлегендәге ширкәтләрнең аларга тауар китерү чылбыры уйгырларны мәҗбүри эшләтү белән бәйлелеген яхшырак аңлау өчен тыңлаулар уздырырга тиеш" ди активист.

Ул шулай ук канун нигезендәге алымнар ярдәмендә эш итәргә чакыра. Аның фикеренчә, глобаль тауар китерү чылбырларын кеше хокукы үтәлүенә комплекслы тикшерү турында Европа комиссиясе тәкъдим иткән канунда мәҗбүри хезмәткә кагылышлы бүлекләр көчәйтелергә тиеш.

Шул ук вакытта ширкәтләрнең импорт эшчәнлеге турында мәгълүмат алуны җиңеләйтү зарур дип белдерә активист.

"Европа берлеге импорт турында мәгълүмат ачыграк булуын тәэмин итәргә тиеш, бу мәҗбүри хезмәт куллануга шик булган очракта транзакцияләрне ныграк үтә күренмәле итәргә мөмкинлек бирә" дип яза Омер Канат.

Аннан алда АКШ таможнясының кеше чәченнән эшләнгән тауарлар партиясен алганы хәбәр ителгән иде. Бу тауарлар Синҗан төзәтү лагерьларында мөселманнар тарафыннан эшләп чыгарылган дип фаразлана.

Төрмә тоткыннары хезмәте, мәҗбүри хезмәт һәм балалар хезмәте кулланылган булуы нигезендә таможня бу тауарларны ширкәттән алды.

АКШның таможня һәм чик буе хезмәте Америкага чит илләрдән тауар кертүчеләр үзләренең тауар китерү чылбыры мәҗбүри хезмәт белән бәйле булмавын исбатларга тиеш. Бу читтән кертелгән тауарларның килеп чыгышы һәм сыйфаты Америка кануннарына туры килүен гарантияли диелде.

Элегрәк Jamestown Foundation экспертлары Кытайда уйгыр халкының һәм башка асаба халыкларның санын киметү өчен хатын-кызларны стерильләштерә һәм аларны бала табуга каршы чаралар кулланырга мәҗбүр итә дип хисап чыгарган иде.

Активистлар һәм галимнәр Кытай Синҗан автоном бүлгесендәге халыкларның мәдәниятенә каршы көрәшә дип белдерә. Уйгыр телен кысырыклап, аны кытай теленә алыштыру бара, мәчетләр юк ителә, халык артыннан күзәтү өчен йөзләрне танучы җиһазлар кулланыла. Уйгыр мәдәниятен популярлаштырган өчен уйгыр рестораннары ябыла.

Кытай хакимияте "Яңа Ефәк юлы" проекты аша Идел буе төбәкләренә үтеп керергә тырыша. Бу турыда Idel.Реалии махсус проект башлады.

XS
SM
MD
LG