Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кондратьев: "Татарстанда сайлау турында фейк таратыла"


Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Кондратьев
Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Кондратьев

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлаулар чиста уза дип ышандырырга тели.

Татарстандагы сайлауга ышанычны бетерү өчен махсус эшләүчеләр бар дип белдерде Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Аның сүзләренчә, алар ялган хәбәр тарату белән шөгыльләнә.

“Аерым кешеләр бар. Алар Татарстандагы сайлауның кануни булуына ышанычны бетерү өчен ялган мәгълүмат тарату белән шөгыльләнә. Алар бик әзерлекле, кискен эш итә. Без һәр очракны тикшерәчәкбез. Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак”, диде Кондратьев.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясендә “сайлау турында язылган ялган хәбәрләрнең җыелмасы бар” дип әйтелде. Сейф-пакетлар турында таралган видеоролик аның ачуын бик нык чыгарган. Моны ул журналистлар алдында белдерде.

“Иртәнге матбугат очрашуыннан кайтуга сейф-пакетлар турында ролик барлыкка килүен күрдем. Видеода Татарстан үзәк сайлау комиссиясе пакеты түгел. Без дәүләт килешүе белән бертөрле пакетлар алдык. Ләкин алар төрле уникаль номерлар белән. Барысында да кызыл эз бар. Мин сезгә күрсәткән идем. Нәкъ шундый сейф-пакетлар бөтен республикада кулланыла. Аларны сез (журналистлар - ред.) ачып карадыгыз. Ә анда егетләр гап-гади итеп эшли. Ниндидер ак әйбереннән тотып ярым үтә күренмәде пакетны ерталар. Янәсе, Татарстанда менә нинди сейф-пакетлар”, дип фаш итәргә тырышты Кондратьев ялган дип аталган хәбәрне.

Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанда узучы сайлауларда әлегә зур канун бозу очраклары юк дип белдерде. Бер мөрәҗәгать тә җавапсыз калмый, урынга барып тикшерелә, дип ышандырды Андрей Кондратьев.

Элегрәк “Берләшкән демократлар” координаторы хәрәмләшүләр турында сөйләгән иде. Ул Казандагы бер сайлау бүлегендә сейф-пакетка 1 350 бюллетень салынуын әйтте. Гәрчә әлеге савыт 500 бюллетень өчен генә исәпләнгән булган. Ул шулай ук сайлау бүлеге комиссиясе әгъзалары сейф-пакетларны алып тәрәзәләрдән чыгып китәләр һәм полиция бүлегендә яшеренәләр дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG